Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң көчлеләр Чирмешән полиция бүлекчәсендә эшли

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район оешмалары арасында үткән VII спартакиадада "Чирмешән" полиция бүлекчәсе коллективы, 460 очко җыеп, иң көчле булып танылды. Беренче Чирмешән мәктәбе коллективы - икенче, Чирмешән лицее өченче булдылар. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан оештырылган әлеге спорт ярышларында 11 командада 250 кеше көч сынашты, аларга йөздән артык җанатар көч бирде. Ир-егетләр дә,...

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район оешмалары арасында үткән VII спартакиадада "Чирмешән" полиция бүлекчәсе коллективы, 460 очко җыеп, иң көчле булып танылды. Беренче Чирмешән мәктәбе коллективы - икенче, Чирмешән лицее өченче булдылар.

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан оештырылган әлеге спорт ярышларында 11 командада 250 кеше көч сынашты, аларга йөздән артык җанатар көч бирде.
Ир-егетләр дә, хатын-кызлар да алты спорт төре буенча көч сынаштылар: турникта тартылдылар, йөзделәр, кул көрәштерделәр, пневматик винтовкадан аттылар, гер күтәрделәр, аркан тартыштылар.
Ярышларда гүзәл затларыбыз да сынатмады. Беренче мәктәптән Эльмира Шәрифуллина 16 килограммлы герне 24 тапкыр чөеп, хатын-кызлар арасында беренче булды.
-Спартакиадаларда гел катнашам, тик моңа кадәр призлы урын алганым юк иде, - ди Эльмира. - Мондый ук җиңүгә өметләнмәгән идем.
Бөтен спорт уеннары да кызыклы, алай да йөзү һәм аркан тартышу барышын күзәтүчеләр һәм көч бирүчеләр күбрәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция Спартакиада башланды