Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшсезләр саны кимеми

Бүгенге көндә район мәшгульлек үзәгендә 150 кеше эшсез буларак исәптә тора. Былтыр әлеге үзәккә 1327 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 618се эш эзләүче буларак теркәлгән. 450 кеше эшсез дип табылган, аларга эшсезлек буенча пособие түләнгән. Пособиедән файдаланучыларның 50се кыскартылу сәбәпле эшсез калган. Тагын ике оешмадан өч кешенең кыскартылуга эләгүе турында хәбәр...

Бүгенге көндә район мәшгульлек үзәгендә 150 кеше эшсез буларак исәптә тора.


Былтыр әлеге үзәккә 1327 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 618се эш эзләүче буларак теркәлгән. 450 кеше эшсез дип табылган, аларга эшсезлек буенча пособие түләнгән. Пособиедән файдаланучыларның 50се кыскартылу сәбәпле эшсез калган. Тагын ике оешмадан өч кешенең кыскартылуга эләгүе турында хәбәр иткәннәр.

Ел дәвамында 407 кеше эшкә урнаштырылган, үзәк аша 125 яшүсмер дә эшле булган.

Мәшгульлек үзәге эшсезләргә төрле юллар белән ярдәм итә. Узган ел 40 эшсез өстәмә һөнәр үзләштергән, 44 кеше җәмәгать эшенә җибәрелгән. Ә 103 кеше үзенең шәхси эшен башлап җибәргән. Үзәк ел дәвамында ике тапкыр эш урыннары ярминкәсе үткәреп, 12 кешегә эш табарга ярдәм иткән.

Эш эзләүчеләр арасында түбәндәге һөнәр ияләре күбрәк: сатучылар, машина йөртүчеләр, тракторчылар, хат ташучылар, каравылчылар, квалификациясез эшчеләр, экскаваторчылар, укытучылар, җыештыручылар.

Ә үзәк бары дүрт эш урыны тәкъдим итә, ягъни дүрт вакансия бар. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"нә насослар көйләү машинисты һәм техник - сантехник, авария эшләре слесарьлары кирәк.

Нигәдер бу урыннарга эшче табылмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәшгульлек үзәгендә