Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Чирмешәндәге “Суган даласы”нда кунакларны 1 килограммлы суган да шаккатырды

Район үзәгендә яшәүче Галина Гарипова гигант суганнар үстергән. Зур йодрык кадәрле яшелчәләрен ул Чирмешәндә быел дүртенче тапкыр узган “Суган даласы” бәйрәменә дә алып килде.

Бердәмлек һәм хезмәт бәйрәме

Россия халыклары мәдәниятләренең Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм Чирмешән районында Туризм елына багышланган төбәкара IV “Суган даласы” фестивалендә республикабыз районнарыннан тыш, күрше Самара өлкәсеннән, Башкортостаннан да иҗат коллективлары катнашты.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рамил Айбатов һәм Бөтендөнья татар конгрессында оештырылган “Татар гаиләсе” фондының башкарма директоры, табибә Миләүшә Гайфуллина сәламләделәр.

-“Суган даласы” шатлык бүләк итсен, йөрәкләрне берләштерсен һәм безнең көчебез бердәмлектә, туган җиребезне хөрмәт итүдә һәм яратуда икәнен искә төшерсен. Барлык катнашучыларга илһам һәм уңышлар, кунакларга якты тәэсирләр һәм яңа ачышлар телим. Бәйрәмебез якты, күңелле һәм онытмаслык булсын, - диде Рамил Тәлгать улы.

Чараның тантаналы өлешендә кайбер якташларыбыз ТР Мәдәният министрлыгының һәм “Татар гаиләсе” фондының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

-Бик шатланып киләм бу бәйрәмгә. Чирмешәндә уңган, тырыш, булган халык яши. Бәйрәм искиткеч матур, күңелле, гади, халыкчан. Җирле халыкның хезмәтен, уңышларының зурлыгын күрсәтә беләсез. Милли өйчекләрдә тәкъдим ителгән ризыклар да искиткеч. Суганнан шуның кадәр сый-нигъмәт әзерләү – үзе халыкның талантын, уңганлыгын күрсәтә, - диде Казан кунагы Миләүшә Гайфуллина.

Чараның тантаналы мизгелләре

Рекордлы суган һәм милли сыйлар

Фестивальдә быел иң зур үскән суган бәйгесен дә үткәрделәр. Әлеге номинациядә Чирмешәннән Галина Гариповага тиңнәр булмады. Ул үстергән суганнарның кайберләренең авырлыгы 1 килограммга (!) җиткән.

-Кешеләрнең гигант яшелчәләр үстергәнен ишетеп белә идем. Минем дә ни беләндер гаҗәпләндерәсем килде. Маркетплейстан орлыклар яздырып алдым. Гыйнварда кара орлыкны чәчеп куйдым. Алар бик тиз шытып чыктылар. Шуларны рассада ясап, аерым савытларга бүлеп утырттым. Язын инде бакчага чыгардым. Тәҗрибәмнең нәтиҗәсе шаккатырлык: йолкып алганда үлчәдем – авырлыклары берәр килограмм иде. Хәзер ике атнада бераз кипшенделәр, 989-987 граммга калдылар, - ди Галина Вячеславовна.

Иң зур суган бәйгесе дә үтте

Милли өйчекләрдә, гадәттәгечә, районыбызның төп – татар, рус, чуваш, мордва милләтләре үз сый-нигъмәтләрен, күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр.

-Борынгыдан суган ашы иң файдалы булып саналган. Бүген аны суган, кишер һәм ит белән әзерләдек. Барысын да майда кыздырып алдык, аннан соң шулпа һәм сыр өстәп кайнатып алдык, - ди Сосновка авылы клубының сәнгать җитәкчесе Нина Иванова.

Традицион 1,5 метр ярым диаметр зурлыктагы табадагы суган пирогының мичтән чыгуын да күпләр көтте. Бәйрәм кунаклары аны рәхәтләнеп авыз иттеләр.

-Суган пирогының эчлегенә 40 килограмм суган турадык. Аны пешереп алдык, 60 йомырка, тәменчә тоз өстәдек. Камырына 5 литр оеган сөт, 0,5шәр литр көнбагыш мае һәм майонез, чама белән чүпрә, тоз, шикәр комы өстәдек, - дип пирог рецептын сөйләде Туймәт авылыннан мәдәният хезмәткәре Ралия Бәдретдинова.

Традицион 1,5 метр ярым диаметр зурлыктагы табадагы суган пирогы

Конкурслар, йолалар һәм кунакларның шатлыгы

Ул арада суган бәйрәме кыза барды. Биш мәйданчыкта фольклор һәм вокаль коллективлыр, уен кораллары сәнгате, “Борынгы йолалар”, “Лукодельница” этно-гүзәллек бәйгеләре үтте. Шулай ук быел балалар арасында суган даласының символын ясау буенча рәсем бәйгесен дә үткәргәннәр.

Мөслимнән 12 кешелек делегация килгән. Алар “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле һәм “Дуслык” бию коллективы чыгышларын тәкъдим иттеләр.

-Безнең коллективларыбыз керәшен әсәрләрен сәхнәләштерә. Сезнең районга беренче тапкыр килүебез. Бу бәйрәмгә килүебезгә бик шатбыз. Каршы алу, күргәзмәләр, башка коллективларның чыгышлары – барысы да бик ошады, - ди Мөслим коллективларының җитәкчесе Елена Ильина.

Бәйрәм барышында спорт уеннары да үткәрелде

Бәйрәм барышында спорт уеннары да үткәрелде. Гомумән, фестиваль бик эчтәлекле, матур оештырылган. Безнең белән аралашкан кунаклар да шундый фикердә калдылар.

Питрәч районыннан килгән кунаклар керәшен халкының килен төшерү йоласын күрсәттеләр.

-Сезнең районда без тәүге тапкыр. Бездән бик ерак урнашкансыз икән. Шулай да, ерак араларны якын итеп килдек, һәм һич тә үкенмәдек. Табигатегез дә, фестиваль оештырылган мәйдан да бик матур. Бик уңай тәэсирләр, бәйрәм күпмилләтле. Гадәттә, без катнашкан фестивальләрдә берәр генә милләт була. Ә сездә барысы да бергә, бердәм, дус бара. Үзебезнең милләттәшләребез – башка район керәшеннәре белән дә очраштык, шунысы да бик сөендерде. Элек без алар белән елына бер мәртәбә, Питрау бәйрәмендә генә очраша идек. Рәхмәт оештыручыларга, бик күңелле булды, - ди Питрәч районының “Сәйяр” керәшен халык яшьләр ансамбле җитәкчесе Айдар Маннапов.

Бәйгеләрдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне – барысын да сәхнәгә дәшеп бүләкләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев