Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә хакимият бинасына хәзер тикшереп кенә кертәләр

Террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, хәзер район хакимияте бинасына контроль-пропуск пункты аша керәсе.

-Хакимият бинасында пропуск режимы кырысланды, - диде әлеге уңайдан террорчылыкка каршы район комиссиясе секретаре Рәсим Шәрифуллин. – Биредә эшләүчеләр өчен монда биометрик мәгълүматларны укый торган җайланма урнаштырылды. Аның төп бурычы - бинага авторизацияләү мөмкинлеге булган, чикләнгән сандагы кешеләрнең керүен тәэмин итү. Бу монда законсыз керүдән саклану өчен кирәк. Система, махсус программалар ярдәмендә, хезмәткәрләр эшләгән вакытны да исәпли. Белгечләргә килүче чирмешәнлеләр - клиентлар контроль-пропуск пунктындагы сакчыга шәхесне раслаучы документ күрсәтергә тиеш.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев