Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә янгынгы каршы катгый режим кертелде

12 апрельдә көндезге 10 сәгать 28 минутта 135 нче янгын сүндерү частена Яңа Элмәле авылында коры үләннәргә ут кабуы хакында хәбәр килә.

Чирмешән янгын сүндерүчеләр килгәндә, 250 квадрат метр мәйданда коры үләннәр януы ачыклана. Йорт хуҗасы бакчасындагы коры үләннәргә һәм сабакларга ут төртеп, учакны караучысыз калдырган һәм үз эшләре белән китеп барган. Кайткан җиренә инде ялкын коймаларга һәм үләннәргә дә күчкән була. Үзе генә бәладән котыла алмасын аңлап, ул янгын сүндерүчеләрне чакырткан.
Кызганыч, бу быел тәүге очрак кына түгел. Янгын сүндерү частеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан 12 апрельгә кадәр районда 27 янгын чыгу очрагы теркәлгән, шуларның 21се коры үләннәр яну белән бәйле. Чагыштыру өчен: үткән елның шул чорына янгын сүндерүчеләргә коры үләннәргә капкан утны сүндерергә бер тапкыр да чыгарга туры килмәгән.
Тикшерүләр барышында быел коры үләннәр яндырган өчен дүрт кеше административ җаваплылыкка тартылган, җирле үзидарә органнарына карата тугыз күрсәтмә бирелгән.
1 апрельдән урманнарда да янгынга каршы сезон ачылды. Май аенда янгын куркынычы артыр дип көтелә. Башка еллардагы кебек, урманнарга керүгә чикләүләр игълан ителүе мөмкин.
Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең видеоконференция режимында узган утырышында да сүз барды. Чыгыш ясаучылар янгыннарны булдырмау өчен профилактик чаралар үткәрү мөһимлеге турында да сөйләделәр.

Раил Галимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X