Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Чирмешәндә бассейнда гына коенырга ярый

Коену сезоны рәсми рәвештә әле 1 июньдә генә ачылуга карамастан, май аена республикада 18 кеше суда батып үлгән.

Фаҗига китергән төп сәбәпләр дип белгечләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүне, исерткеч эчемлекләр куллануны, тиешсез җирдә коенуны, йөзә белмәүне атый.

Районда, “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейныннан башка, махсус төзелгән, җиһазландырылган бер генә коену урыны да юк. Тик кисәтүләргә дә карамастан, халык теләсә кайда су керә, гомерен куркыныч астына куя.

Коткаручылар ата-аналарны сак булырга, балаларын үзләрен генә су буена җибәрмәскә өнди. Болардан тыш, авыл җирлекләре Советлары һәм махсус хезмәтләр буалар, плотиналар тирәсендәге аншлагларны, кисәтү билгеләрен кабат тикшереп чыгарга бурычлы. Тиешсез урында су коенучыларны административ җаваплылыкка да тартырга мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан, райондагы сулыкларда соңгы биш елда алты кеше, шул исәптән бер бала, батып үлгән.

Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында, халык арасында профилактик чаралар үткәрергә кирәк.

-Су төбен чистарткан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы постлары урнаштырылган һәм медицина ярдәме оештырылган катгый билгеләнгән урыннарда гына су коенырга мөмкин. Суда бәла-каза килеп чыкмасын өчен, һәркем су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Таныш булмаган урыннарда, ялгыз һәм шулай ук аек булмаган хәлдә суга кермәскә кирәк, - дип кисәтә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең 1 разрядлы (Чирмешән районы буенча) өлкән белгече Мирзагали Мирзаянов. - Су коену өчен иң кулай вакыт - иртә һәм кич. Чөнки бу вакытта кояш сугу куркынычы аз. Кояш астында озак кызынганнан соң да кисәк кенә суга керергә ярамый.

Суда бата башласагыз, хәлегез бетеп суның төбен сизмәсәгез, паникага бирелмәгез, аркагызга ятыгыз, су сезне күтәрер. Шулай бераз ял иткәч, яр буена йөзеп чыгыгыз. Суда аягыгызны көзән җыерганын сизсәгез, тиз генә суга чумыгыз  һәм баш бармагыгыздан эләктереп, аягыгызны үзегезгә тартыгыз, дип киңәш итәләр белгечләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев