Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чумачкадан Мөхәммәтҗановлар көн саен 100 литр сөт саталар

Чумачка авылыннан Фаил Мөхәммәтҗанов 650 мең сум ташламалы кредит рәсмиләштереп, шул акчага унбиш баш савым сыеры сатып алган. Бүген аның гаиләсе көненә 100 литрлап сөт сата. -Сыерларның яхшысын, бәяләре 45-50 мең сум тора торганнарын алдым. Оренбург ягыннан алып кайткан бер малкаебыз, әйтик, көненә 22 литр, берне генә бозаулаган икенче яшь...

Чумачка авылыннан Фаил Мөхәммәтҗанов 650 мең сум ташламалы кредит рәсмиләштереп, шул акчага унбиш баш савым сыеры сатып алган. Бүген аның гаиләсе көненә 100 литрлап сөт сата.

-Сыерларның яхшысын, бәяләре 45-50 мең сум тора торганнарын алдым. Оренбург ягыннан алып кайткан бер малкаебыз, әйтик, көненә 22 литр, берне генә бозаулаган икенче яшь сыер 20 литрлап сөт бирә. Яңа малларның дүртесе әле бозауламады, - ди авыл эшмәкәре.
Мөхәммәтҗановлар сыерларын аппарат ярдәмендә сава. Андый җиһазның берсен әүвәл үзләре сатып алган, икенчесен районнан бүләк иткәннәр. Эшләре җайлана башлаган гаиләнең хәзер бер генә теләге - җитештерүчедән сөтне сатып алу бәяләре төшмәсен иде. Җәен, гадәттәгечә, ул бераз юнәер инде, тик артык арзанайса файда калмый, диләр.
Сыерларын асрау өчен алар урман хуҗалыгының авылдагы ат абзарын сатып алганнар. Ул өйләреннән дә ерак түгел. Бүген шушы торакны ремонтлыйлар.
-Малларны иртә яздан көтүгә чыгардык. Үзе азык әле юк кебек тә, тизәкләре барыбер яшелләнеп кайта. Мал үзенә кирәк витаминны таба ул. Сөтләре дә арта төште,- ди гаилә башлыгы.
Авыл көтүендәге егерме сыер янына Фаилнең дә унҗиде терлеге өстәлгән. Аның нәселле үгезе дә шунда йөри: "сыерларга әти" дә проблема бит хәзер авылларда.
Мөхәммәтҗановларга быел терлек азыгын күп итеп хәстәрләргә туры киләчәк. Печәнне үзләренең 26 гектар пай җирләреннән чабып алмакчылар. Әлеге кырны яздан ашлап, тырмалап куйганнар. Сенаж салмыйча да булмас, диләр.
-Сөткә яхшы бәя булганда сыер асрап та яшәп була. Курыкмаска, тәвәккәлләргә генә кирәк. Үзеңә эшлисең бит, акчасы керсә кызык, - ди Фаил.- Быел бераз эшләгән техникалар - чапкыч, печән җыйгыч, йөргән бер трактор алдым. Алары да кирәк. Менә бүген бер авылдан сука сөйләшеп кайтуым. Авыл бакчаларын сукаларга техника калмады бит.
Мал тирәсендә эш бөтен гаилә әгъзаларына җитә: Фаилнең хатыны Зөлфия, улы Фәрит терлекләрне җыйнаулап карый. Шуның өстенә терлекләр карашырга үзләренә бер гаиләне эшкә дә алмакчылар. Торырга йорт бар, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X