Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр Россия көнен бәйрәм итте

Россия көнендә Чирмешәндә узган бәйрәмдә мөмкинлекләре чикле 12 егет һәм кызны мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумка-рюкзаклар белән сөендерделәр. Аларга бу бүләк район җитәкчелеге исеменнән тапшырылды.

Шулай итеп, әлеге бәйрәм чарасында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә старт та бирелде, ул 25 августка кадәр барачак, тулаем ярдәмгә мохтаҗ, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 217 балага сумкалар биреләчәк. Изге эш!

...12 июнь кичендә район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгы берничә сәгать буе тамашалар үзәгенә әверелде.

Баштарак биредә балалар күңел ачты: батутларда сикерделәр, зооаренада таучыктан шудылар, кечкенә машиналарда да йөрделәр. Алар өчен шашлык, башка тәм-томнар да күп иде.

Кичке зур концертта районыбыз үзешчәннәре – милли коллективлар-җыр һәм бию ансамбльләре, аерым башкаручылар сәхнәгә күтәрелде. Төрле яшьтәге, төрле милләт халкы аларга алкышларны кызганмады.

-Безнең иң зур казанышыбыз – бердәмлек, дуслык, -диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, бәйрәмгә килүчеләрне котлап. -Без туган илебезне яратабыз, аның белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр