Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнле Рифкать Гатин "Дружба" пычкысыннан трактор ясаган

Трактор дип әйтергәме, мотоблок дию дөресрәкме, һәрхәлдә, Чирмешән остасы ясаган техника алга, артка йөри ала, аның белән бәрәңге төбе өеп була, кирәк икән - пычак куеп печән чап. Ә кышын исә Рифкать абый "Дружба" йөрәкле әлеге җайланмасы белән кар чистарта. -Интернеттан-нидән алган әйбер түгел, бу минем үземнең конструкция. Хәзер, газ...

Трактор дип әйтергәме, мотоблок дию дөресрәкме, һәрхәлдә, Чирмешән остасы ясаган техника алга, артка йөри ала, аның белән бәрәңге төбе өеп була, кирәк икән - пычак куеп печән чап. Ә кышын исә Рифкать абый "Дружба" йөрәкле әлеге җайланмасы белән кар чистарта.


-Интернеттан-нидән алган әйбер түгел, бу минем үземнең конструкция. Хәзер, газ булгач, урман кисмибез: "Дружба"га эш калмады. Ул буш ятмасын дип ясалган техника исә хуҗалык өчен яхшы нәрсә,- ди авыл остасы.

Гомере буе машина йөртүче булып эшләгән Рифкать абыйның техника тирәсендәге хирыслыгы нәселдән килә. Әтисе, мәрхүм Яхъя ага (Туймәт) тимер-томыр белән кызыксынган.

Гатиннар терлекләренә бәрәңге, чөгендерне дә пычак белән турап азапланмый. Монда да электр көчен эшкә җиккәннәр. Рифкать абый үзе ясаган җайланма белән бер-ике минутта берәр чиләк мал азыгы ваклап куя. Яшелчәләрне торба эченә урнаштырылган чәчкеч сошнигыннан ясалган пычак тураклый. Бигрәк тә күп терлек асраган кешегә, оста үзе әйтмешли, "бер дигән әйбер". Әлеге аппарат янәшәсендә генә тегермән "дробилка"да бөртек тә чыгарып була. Рифкать абый анысын да үз куллары белән җыйган.

-Монысын элегрәк, зур тегермәннәргә йөреп гайрәтем кайткач әвәләдем. Ул вакытта шулай бит, я чират була, я тегермәнче килми. Ә болай үзеңә кирәк вакытта чыктың, эшләдең. Биш минутта бер чиләк фураж әзер, - ди оста.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined трактор