Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнгә Украинадан качаклар кайтты

Украинада булган вакыйгалар аркасында Россиядә качаклар саны көннән- көн арта. Луганск шәһәреннән кайткан бер гаилә инде бер айдан артык Әккәрәйдә яши. Аларны туганнары - Трофимовлар сыендырган. -Украинада туганнарыбыз күп. Анда сугыш башланганнан бирле, алар өчен гел кайгырып торабыз, - ди Николай Трофимов. Алена Волковецкая ире Сергей, туганы Ирина белән Луганск...

Украинада булган вакыйгалар аркасында Россиядә качаклар саны көннән- көн арта.

Луганск шәһәреннән кайткан бер гаилә инде бер айдан артык Әккәрәйдә яши. Аларны туганнары - Трофимовлар сыендырган.


-Украинада туганнарыбыз күп. Анда сугыш башланганнан бирле, алар өчен гел кайгырып торабыз, - ди Николай Трофимов.

Алена Волковецкая ире Сергей, туганы Ирина белән Луганск шәһәрендә яшәргә мөмкинлек калмагач кына юлга чыгарга ниятлиләр.

-Гомер иткән җирдән китү җиңел түгел, - ди Алена. - Ләкин анда яшәрлек тә түгел. Ут, газ, су юк. Кибетләр, больницалар эшләми. Шәһәрне бертуктаусыз утка тоталар. Өч көн подвалда качып утырдык. Россиягә китәргә, җыенырга ике сәгать вакыт бирделәр. Документларны һәм иң кирәк әйберләрне алдык та, киттек.

Әлеге гаиләләргә ярдәм һич артык түгел. Мөмкинлеге булганнар 48-50 үлчәмле киемнәр китерсәләр яхшы. Аларны социаль яклау бүлегендә (2-57-05) кабул итәләр.

Украинада Аленаның 22 яшьлек улы калган. Аны чыгармаганнар, чөнки хәрби бурычлы. Алена аның өчен дә бик борчыла. Киләчәге, кайда, ничек урнашулары проблемасы да тынычлык бирми.

-Бүген безнең өчен иң мөһиме - паспорт алу. Аңардан башка эшкә урнашып булмый, - ди ул. - Миграция хезмәтенә документларны тапшырдык. Әмма анда, паспорт алу өчен закон буенча каралган вакыт узарга кирәк, диделәр. Кеше өстендә яшәү уңайсыз бит.

-Ә киләчәктә Украинага әйләнеп кайту турында уйлыйсызмы? - дигән сорауга, алар бертавыштан: "юк", - диделәр.

-Минем кайтырга урыным юк. Шәхси йортта яшәдем, бомба эләгеп, ул җимерелде, - ди Ирина Трофимова.

-Шәһәр җимерелгән. Телевизордан да барын да күрсәтмиләр. Андагы хәлләрне сөйләп бетереп булмый, - дип кушылды безгә Аленаның ире Сергей. -Мәетләр урамда ята. Күргәннәрне тиз генә онытып та булмас.

-Әйе, бомбага тотучы самолетлар, шартлаулар әле дә төшкә керә. Төннәрен йоклап китәргә дә куркам, - ди Алена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined качаклар