Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә яшьләр үз бәйрәмнәрендә күңел ачты

"Яшьләр көне"ндә Чирмешәндә узган зур чарада 72 яшьлек Рәфкать Кашаповка да истәлек бүләге эләкте. Былтыр да ул, үзәктәге йортларның берсендә генә торгач, бүләк алган. Бу кичтә ул гына түгел, башка бик күпләр дә игътибар үзәгендә булды. Әле җиде көн элек кенә дөньяга килгән яшь чирмешәнле Эмиль Кәримовка да бик кирәк...

"Яшьләр көне"ндә Чирмешәндә узган зур чарада 72 яшьлек Рәфкать Кашаповка да истәлек бүләге эләкте. Былтыр да ул, үзәктәге йортларның берсендә генә торгач, бүләк алган.

Бу кичтә ул гына түгел, башка бик күпләр дә игътибар үзәгендә булды. Әле җиде көн элек кенә дөньяга килгән яшь чирмешәнле Эмиль Кәримовка да бик кирәк әйбер әзерләгәннәр. Дөрес, аңа дигән бүләкне бүген әтисе Илдар чыгып алды.
Эңгер-меңгердә бик нык кызган бәйрәмгә халык агылды гына. Казаннан килгән һәм үзебезнең артистлар моңлы җырлары янына шаян сүзләр дә кыстырдылар, нәкъ яшьләр өчен популяр, якын номерлар тәкъдим иттеләр.
Быелгы мәктәпләрдә чыгарылыш класслар егетләрен һәм кызларын кат-кат сәхнә түренә чакырып та аларга аерым игътибар юнәлттеләр.
Яшьләр мәйданы тирәсендә ыгы-зыгы тынмады. Бер җирдә шашлык кыздырсалар, икенчесендә Әлмәттән алып килеп урнаштырылган олы батутка дәштеләр. Кайберәүләр исә Җиңү Паркындагы, күл буендагы үзгәрешләрне бәяләде.
Төнге унберләрдә зур "салют" бирделәр - фейерверклар аттырдылар. Үтте дә китте шулай быелгы, мөселманнарның ураза вакытына туры килгән бәйрәм дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан