Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды

Чирмешәндәге Боз сараеның икенче катында чыккан янгын аркасында, бирегә бозда шуарга җыенган балаларны һәм персоналны эвакуацияләргә туры килде.

Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр төтенле бинадан чыгып өлгермәгән тагын өч кешене коткардылар. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аларга беренче медицина ярдәме күрсәтте.

Бәхеткә, әлеге янгын шартлы һәм зыян күрүчеләр дә сценарий буенча гына уйлап чыгарылган. Ләкин янгын урынына килгән тиешле хезмәтләргә: медикларга, юл инспекторларына, газчыларга, электрчыларга да нык тырышырга туры килде, билгеле, аеруча янгын сүндерүчеләргә эш күп булды.

- Алдагы план буенча бездә зыян күрүчеләр икәү иде, әмма янгын сүндерү җитәкчесенең өстәмә рәвештә белдерүе буенча тагын бер зыян күрүче барлыгы ачыкланды. Аның турында хезмәткәрләр дә белмәде. Шулай итеп, зыян күргән 3 кеше коткарылды һәм “Ашыгыч ярдәм” машинасына тапшырылды, - дип сөйләде Чирмешәннең янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.

Берәүләр бинада калучыларны коткарган арада башкалар “янгынга” каршы көрәштеләр. Җиңсәләрне таратып җибәрделәр, гидрантларны тоташтырдылар һәм инде су җибәрергә дә әзер иделәр, әмма эш су сиптерүгә кадәр барып җитмәде. Иң мөһиме - янгын сүндерүдә катнашучыларның һәммәсенең дә бергә һәм бердәм эш итүенә ирешү иде.

- Дөрес, кайбер җитешсезлекләр булды, өйрәнүләр барышын күзәткән комиссия моны да күрде. Гомумән алганда, өйрәнүләр яхшы узды, куелган бурычлар, тиешле таләпләр үтәлде, - диде Фәрит Яруллин.

Автор фотолары.

Чирмешәндә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев