Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә төзүчеләр киләсе елны көтмәячәк

Киләсе елның капиталь ремонт программасына кертелгән Чирмешәндәге күпквартиралы йортларда төзекләндерү эшләрен быел ук башларга ниятлиләр. Совет урамындагы 3нче йортта 1 миллион 232 мең сумлык эш башкарылырга тиеш. Монда подвалны, подъездны ремонтларга, йортка яңа гомуми электр санагыч куярга кирәк. Су торбаларына да "ревизия" ясап, алмаштырасы урыннарын яңартырга планлаштыралар. Татарстан урамындагы 1нче...

Киләсе елның капиталь ремонт программасына кертелгән Чирмешәндәге күпквартиралы йортларда төзекләндерү эшләрен быел ук башларга ниятлиләр.

Совет урамындагы 3нче йортта 1 миллион 232 мең сумлык эш башкарылырга тиеш. Монда подвалны, подъездны ремонтларга, йортка яңа гомуми электр санагыч куярга кирәк. Су торбаларына да "ревизия" ясап, алмаштырасы урыннарын яңартырга планлаштыралар.
Татарстан урамындагы 1нче йортка да төзүчеләр киләчәк. Биредә подвал һәм подъездлар ремонттан соң яңа төс алыр дип көтелә, электр җиһазларын алмаштыру да каралган.
-Подрядчыларны сайлау буенча эш башладык инде, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Алар билгеле булгач, кайбер эшләрне быел ук башкарырбыз дип торабыз. Капиталь ремонт өчен йортта яшәүчеләр ай саен түләп баралар, өстәмә акча җыелмый. Аңардан тыш, квитанцияләрдә агымдагы ремонт өчен дә түләү каралган. Әлеге акчалар да максатчан тотыла. Ел дәвамында күпквартиралы йортларда агымдагы ремонт үткәрелә. Әйтик, кайбер йортларның отмосткаларын, түбәләрен ремонтладык, башка вак - төяк эшләр башкарылды.
Газлаштыру программасы нигезендә Совет урамындагы 51нче йортта (элеккеге тулай торак) газ казаннары урнаштырдылар, өч квартирага электр миче куелды.
Кызганычка каршы, бүген халыкның торак хезмәтләр өчен бурычы 200 мең сумга җиткән. Күпчелек аен айга түләп барсалар, кайберәүләрнең шактый зур бурычлары җыелган.
2016нчы елда күпквартиралы йортларда планлаштырылган капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Агымдагы елда район үзәгендәге күпквартиралы биш йортта 2 миллион сумнан артык бәягә төзекләндерү эшләре башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы капиталь ремонт программасы