Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә су өчен акча түләмәүчеләр күп

Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 545 мең сум бурычы бар. Ел башында бу сан 1 миллион 534 мең сум ук булган. Кайберәүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айныкын-айга акча түләп барса да, моңа битарафлар, дистә меңләп бурычлылар да байтак. -Бурычларның күп өлеше (487 мең сум)...

Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 545 мең сум бурычы бар. Ел башында бу сан 1 миллион 534 мең сум ук булган.

Кайберәүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айныкын-айга акча түләп барса да, моңа битарафлар, дистә меңләп бурычлылар да байтак.
-Бурычларның күп өлеше (487 мең сум) Чирмешән авыл җирлегенә туры килә, ел башында аның күләме 1 миллион 35 мең сум иде, - ди бердәм исәп-хисап үзәге директоры Ольга Захарова. - Әлеге бурычларның 80 меңе - бер кешенеке. Әлеге сумма күп еллардан бирле җыелып киилгән. Аңа барыбер бу сумманы түләргә туры киләчәк.
Лашман авыл җирлегендә яшәүчеләрнең каты көнкүреш калдыклары һәм су өчен бурычлары 21 сумга җиткән, араларында 3-4 мең сум тиешлеләре дә бар. Ике авыл җирлегенең бурычы 10ар мең сумнан да артык, ә 7сенең - 10 мең сумга кадәр.
Ә менә Ульяновка, Иске Кади, Кармыш, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Күтәмә, Туймәт, Түбән Кәминкә, Яңа Кади авыл җирлекләрендә яшәүчеләр айныкын-айга, төгәл түләп баралар.
-Зур бурычлыларның өйләренә барып сөйләштек, кисәтүләр ясадык, моның нәтиҗәсе булмаган очракта су челтәреннән өзеп, эшне судка тапшырдык, - ди коммуналь челтәрләр җәмгыяте начальнигы Айрат Шакиров. - Чирмешәндә берәүнең су өчен генә дә бурычы 100 мең сумга җиткән иде, өлешләп түләп бетерде. Иске Үтәмеш, Иске Котыш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр - бурычлылар белән дә җитди "көрәштек". Быел 30дан артык эшне судка тапшырдык, 60 хуҗалыкта су челтәренә законсыз тоташу очрагын ачыкладык. Андыйларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Чирмешәндә, су өчен, 60 кешенең тулаем 300 мең сум бурычы җыелган, авыл җирлекләрендә 30лап хуҗа коммуналь челтәрләргә 80 мең сум тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл җирлегендә бурычлар