Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә референдум булачак

Алдагы якшәмбе көнне районыбыз сайлаучылары үзсалымны кертү мәсьәләсе буенча шушы көнгә билгеләнгән референдумда катнашу өчен сайлау участокларына киләчәкләр. Январь ахыры - февраль башында район авыл җирлекләре Советлары 20 мартка җирле референдумны билгеләү һәм үзсалым суммасын һәм шушы акчага башкарыласы эшләрнең исемлеген күрсәтеп, "2016 елда үзсалымны кертергә сез ризамы?" дигән сорауны...

Алдагы якшәмбе көнне районыбыз сайлаучылары үзсалымны кертү мәсьәләсе буенча шушы көнгә билгеләнгән референдумда катнашу өчен сайлау участокларына киләчәкләр.

Январь ахыры - февраль башында район авыл җирлекләре Советлары 20 мартка җирле референдумны билгеләү һәм үзсалым суммасын һәм шушы акчага башкарыласы эшләрнең исемлеген күрсәтеп, "2016 елда үзсалымны кертергә сез ризамы?" дигән сорауны раслау турында карарлар кабул иткәннәр иде. Һәр авыл җирлегендә үзсалым күләме төрлечә.
-Тавыш бирү иртәнге сәгать 7дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, - ди район сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин. - Безнең районда 15092 сайлаучы бар, хәзер аларның исемлегенә төгәллек кертелә. Сайлау участогына паспорт белән килергә кирәк. Бюллетеньне алгач, анда куелган сорауга "Әйе" яки "Юк" дигән тамга куярга.
Билгеле булганча, җыелган үзсалым акчаларына республика һәр сумга 4 сум өстәячәк. Димәк, "Әйе" дип әйтү авылларда яшәүчеләрнең үз мәнфәгатьләрендә булачак. Акча күбрәк җыелган саен халык өчен дә күбрәк эш эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үзсалым референдум Сайлаучылар