Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә кышны коймак пешереп озаттык

Февральнең соңгы якшәмбесендә, район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Яше-карты, олысы-кечесе, бала-чага, төрле милләр халыклары җыелды монда. Әлбәттә, майда пешкән коймакларсыз нинди Май чабу булсын ди! Мәйдан тирәли авыл җирлекләре өйчекләре төзелеп киткән, аларның һәрберсендә кунакларны кайнар чәй һәм бәйрәмнең төп ризыгы - коймак белән сыйладылар....

Февральнең соңгы якшәмбесендә, район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Яше-карты, олысы-кечесе, бала-чага, төрле милләр халыклары җыелды монда.


Әлбәттә, майда пешкән коймакларсыз нинди Май чабу булсын ди! Мәйдан тирәли авыл җирлекләре өйчекләре төзелеп киткән, аларның һәрберсендә кунакларны кайнар чәй һәм бәйрәмнең төп ризыгы - коймак белән сыйладылар.

Билгеле, бәйрәмне уен, җыр-биюләрсез күз алдына да китереп булмый. Әлеге чараны кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен районның мәдәният хезмәткәрләре күп көч куйган. Язбикә үзе генә килмәгән, сәхнәгә бер-бер артлы алар булып киенгән, аларча җырлаучы, биюче танылган рус эстрадасы артистлары, әкият геройлары, хәтта бер төркем "чегәннәр" дә менде. Һәркайсы үз талантын күрсәтте. Баулы районыннан килгән кунаклар - фольклор ансамбленең чыгышы да чирмешәнлеләр күңеленә хуш килде. Билгеле, үзебезнең үзешчәннәребез дә берсеннән-берсе матур җырлары белән сөендерделәр.

Сынамыш буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак. Шулай ук кыш озату бәйрәмендә салкын һава мул уңышка өметләндерә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешәндә озаттык коймак пешереп Кышны