Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә киләсе елда да яңа объектлар төзеләчәк

2015нче елда район үзәгендә һәм авылларда сафка бастырылачак һәм төзекләндереләчәк объектларның исемлеге билгеле дә. Мәктәпләр ремонты, ФАПлар, клублар төзелеше дәвам итә. Ульяновка авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы булачагы хакында бер хәбәр иткән идек инде. Бу объект киләсе елның төзелешләр планына кертелгән. Шуның өстәвенә әлеге авылда яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты...

2015нче елда район үзәгендә һәм авылларда сафка бастырылачак һәм төзекләндереләчәк объектларның исемлеге билгеле дә. Мәктәпләр ремонты, ФАПлар, клублар төзелеше дәвам итә.

Ульяновка авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы булачагы хакында бер хәбәр иткән идек инде. Бу объект киләсе елның төзелешләр планына кертелгән. Шуның өстәвенә әлеге авылда яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты да "җыярга" ниятлиләр.
Күтәмә, Туймәт, Иске Котыш авыллары халкы өчен дә яхшы хәбәр - бу торак пунктларда мәктәпләрне капиталь ремонтлау күздә тотыла. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәлаховтан белешүебезчә, киләсе елда Ивашкино, Кара Чишмә, Кызыл Чишмә һәм Андреевка авылларындагы ФАПларга төзүчеләр киләчәк. Алардагы шушы медицина объектларын җиренә җиткереп төзекләндерү планлаштырыла. Киләсе елда сосновкалылар яңа клубка ия булырлар дигән ышаныч бар. Биредә 100 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк төзиячәкләр.
Ә район үзәгендә модульле ветеринария пункты, район үзәк больницасында паталого-анатомик бүлек, гади генә әйткәндә - морг төзергә җыеналар. Чирмешәндә суүткәргечләрне үзгәртеп кору - реконструкция эшләре 2015 елда да дәвам итәчәк. "Кояшлы" балалар ял лагерында спорт мәйданчыгы урнаштыру каралган.
Районның 12 торак пунктында урамнарны яктыртуга, баганалардагы иске ут чыбыкларын яңартуга 5 миллион сум акча чыгымнары тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан