Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә кеше кыйнаулар ешайган

01 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частенең Күтәмәдәге аерым постына үткән атнада хәвефле хәбәрләр кермәгән. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 54 хәбәр кергән, 2 җинаять эше кузгатылган. Үткән атнадагы кебек, полиция хезмәткәрләре районның кайбер фельдшерларының ялган документлар нигезендә эшләүләрен ачыклаганнар. Тикшерү бара. Башы җәрәхәтләнгән...

01 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частенең Күтәмәдәге аерым постына үткән атнада хәвефле хәбәрләр кермәгән.


02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 54 хәбәр кергән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Үткән атнадагы кебек, полиция хезмәткәрләре районның кайбер фельдшерларының ялган документлар нигезендә эшләүләрен ачыклаганнар. Тикшерү бара.

Башы җәрәхәтләнгән 1990 елгы Чирмешән егетен район үзәк больницасына китергәннәр. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге кешенең башына үги әтисе балта белән сукканлыгын ачыклаганнар.

1984 елгы чирмешәнле авылдашын кыйнаган, тимер торба белән суккан. Чирмешәннең Бакча урамында билгесез кешеләр 2000 елгы егетне кыйнаганнар. Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 116, транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән 3 кешене тоткарлаганнар.

2 юл-транспорт вакыйгасы булган, матди зыян бар.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 30 административ беркетмә төзегәннәр.

03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә 20гә якын чакырту теркәлгән.

  • Биш кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, берничәсе ОРВИ белән чирләгән, - диде фельдшер Надежда Кузина. - Чакыртуларның күбесе хроник авыручылар янына иде.

04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined