Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә инвалидларга бушлай концерт күрсәттеләр

Инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният йортында "Чын йөрәктән" исемле хәйрия концерты узды. Кызганычка каршы, исән-сау кешеләр белән беррәттән, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп. Безнең районда шундый 1890 кеше яши. Алар арасында исән кеше дә көнләшерлек, тулы канлы тормыш белән яшәүчеләр аз түгел. Авария нәтиҗәсендә Ландыш Фәсхетдинованың умыртка баганасына зыян...

Инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният йортында "Чын йөрәктән" исемле хәйрия концерты узды.

Кызганычка каршы, исән-сау кешеләр белән беррәттән, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп. Безнең районда шундый 1890 кеше яши. Алар арасында исән кеше дә көнләшерлек, тулы канлы тормыш белән яшәүчеләр аз түгел.
Авария нәтиҗәсендә Ландыш Фәсхетдинованың умыртка баганасына зыян килгән. Ул өч авыр операция кичерә. Врачлар да, Ландыш коляскада гына хәрәкәтләнәчәк, диләр. Әмма якташыбыз аякка баса. Дөрес, бүген ул таякка таянып кына йөри. Шулай да актив тормыш алып бара. Дүрт яшьлек кызы бар. Авыру булуына карамастан, Ландыш озак еллар халыкка юридик ярдәм күрсәтә. Ә быел ул районның нотариусы итеп билгеләнде.
Илүзә Миначева 2002нче елны Иске Кади урта мәктәбенең беренче классына укырга керә. Ләкин сәламәтлеге начарайгач, аңа өйдә торып укырга туры килә. Укытучылар һәрвакыт аның тырышлыгын билгеләп үтәләр, ул аеруча тарих, әдәбият фәннәрен үз итә икән. Иптәшләреннән аерым белем алса да, Илүзә класс, мәктәп тормышында актив катнаша. 2013нче елны ул мәктәпне уңышлы тәмамлый. Илүзә җырларга ярата. "Туган як җәүһәрләре" район фестиваленда да еш чыгыш ясый. Бүгенге бәйрәмдә ул башкарган җыр бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр.
Илһам Кадермиевны да райондашларыбыз яхшы белә. Беренче төркем инвалид машинада йөри, эшли, бик күп кеше аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм ул беркайчан да баш тартмый. Илһам тәүлегенә 18әр сәгать тә эшли ала. 2011нче елны якташыбыз гаилә кора, бер елдан соң аларның кызлары туа. Бүген Илһам бухгалтерия эшчәнлеге һәм консультацияләр бирү белән шөгыльләнә.
Рәис Галимов яшьтән үк өченче группа инвалид. Шикәр чире белән алты яшьтән авырый. Чирмешән лицеенда белем ала, балалар сәнгать мәктәбендә дә шөгыльләнә. 9нчы класстан соң Рәис Лениногорскидагы музыка-сәнгать педагогика колледжына укырга кергән. Әмма егет, авыруы аркасында, биредә укуын ташлап, өенә кайтырга мәҗбүр була. Ләкин белемгә омтылган якташыбыз югалып калмый, Мәскәүнең финанс-икътисад университетына читтән торып укырга керә. Бүген "Мегафон" салонында эшли. Буш вакытында рәсем ясарга ярата, спорт белән шөгыльләнә.
-Безгә шундый матур чара оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Районда, ниһаять, инвалидлар җәмгыяте оешмасы ачылуы да безне бик сөендерде, - ди Рәис.
Әлеге Хәйрия концертын оештыручы - инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы рәисе Илназ Газыймов алда атап узган якташларыбызга истәлек бүләкләре тапшырды. Ә район мәдәният йорты артистлары һәм "Чирмешән энҗеләре" төркемнәре бәйрәм кунакларын матур-матур җырлары белән сөендерделәр.
Илназ Фараш улы үзе дә күп авырлыклар күргән, әллә ничә тапкыр операцияләр ясаткан. Хезмәт сөючән, максатка омтылучан, ярдәмчел кеше Илназ. Ул үзендә яшәргә көч тапкан, башкаларга да булышырга тырыша.
-Миңа бүгенге концерт бик ошады,- ди бәйрәмгә килгән Чирмешән кызы Катя Сдобнова. Сүз уңаеннан, Катя да яшьтән коляскада гына хәрәкәтләнә. Ләкин аның тормыш сөючәнлеге, оптимистик рухы сокланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан инвалидлар Ландыш концерт юридик ярдәм