Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә әфганчыларны хөрмәтләделәр (ФОТО)

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 26 ел булды. 1979да башланып, 1989 елның 15 февраленә чаклы барган бу сугышта 88 райондашыбыз катнашкан. Шөкер, якташларыбыз арасыннан әлеге бәрелешләрдә һәлак булучылар юк. Ил тарихына кереп калган шушы вакыйгалар геройларын үткән атнада оештырылган чараларда искә алдык. Чирмешәндә бу көнне, Җиңү паркында, "әфганчылар" сугышларда һәлак...

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 26 ел булды. 1979да башланып, 1989 елның 15 февраленә чаклы барган бу сугышта 88 райондашыбыз катнашкан. Шөкер, якташларыбыз арасыннан әлеге бәрелешләрдә һәлак булучылар юк.

Ил тарихына кереп калган шушы вакыйгалар геройларын үткән атнада оештырылган чараларда искә алдык. Чирмешәндә бу көнне, Җиңү паркында, "әфганчылар" сугышларда һәлак булганнар истәлегенә веноклар куйдылар.
Әфганстан җирендә 15 меңләп совет солдаты башын салган. Безнең республикадан анда 296 хәрбинең гомере өзелә, 260 якташыбыз гомерлеккә гарипләнеп кала. 220 татарстанлы сугыштан кайткач, җан һәм тән яраларыннан дөнья куйган. Болар бит, нигездә, 18 - 19 яшьлек егетләр, малайлар. Баксаң, безнең районнан Әфганны узган 88 чирмешәнленең 19 ы инде гүр иясе икән.
Әфганстанда каты яраланып, әллә ничә катлаулы операцияләр кичереп, чак кына исән калган Туймәт егете Рамил Сәгыйров "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән. Якташларыбыз Юрий Ивлев, Ринат Мөхиббуллин, Николай Семаев, Константин Терентьев, Александр Чирков, Вил Дәүләтшин - "Сугышчан хезмәтләре өчен", ә Петр Евдокимов, Александр Борисов, Фаик Шәйдуллин, Әсхәт Хөсәенов "Батырлык өчен" медальләре ияләре.
Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләр вакытында япь-яшь килеш һәлак булган якташларыбыз - Керкәледән Илдар Ногмановны, Бәркәтәдән Фәрһат Шакирҗановны, Иске Кадидан Илсур Җаббаровны да бу көнне искә алдык.
-Әфган һәм башка кайбер "кайнар нокта"ларда хәрби хезмәт узган якташларыбыз приказ үтәп, ил кая җибәргән, шунда барганнар. Сез ялган медицина белешмәсе белән, я ниндидер "зур абзый" артына ышыкланып хезмәттән качып калучылар түгел. Рәхмәт сезгә, без сезнең белән горурланабыз, - диде район мәдәният йортында дәвам иткән чарада район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина.
Иске Котыш авылыннан, Николай Григорьев Әфганстанда 1982-1983 елларда хезмәт итә. Элемтәче, чик сакчысы булып.
-Анда күп яшь егетләр: гади солдатлар, офицерлар кырылды. Яраланучыларны әйткән дә юк, бүген аларны - үзебез белгәннәрен дә, белмәгәннәрен дә искә алабыз,- ди әфганчы ветеран.
Чирмешәндә узган бәйрәмдә Әлкидән килгән ансамбль дә катнашты. Хәрби киемле артистлар патриотик җырлар башкардылар. Ахырдан исә, чарада катнашкан кунакларга табын көйләнде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан әфганчылар

2
X