Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чисталыкка битарафлар бар әле

Соңгы ике атнада район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Кармыш, Урманасты Үтәмеш, Иске Үтәмеш һәм Иске Сережкино авылларында чисталыкны һәм тәртипне тикшерү буенча рейдлар үткәрде. -Зур булмаган Иске Сережкино авылын уңай яктан билгеләп үтәргә була, биредә халык йорт яннарын һәрвакыт чиста, пөхтә тотарга тырыша, - ди административ...

Соңгы ике атнада район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Кармыш, Урманасты Үтәмеш, Иске Үтәмеш һәм Иске Сережкино авылларында чисталыкны һәм тәртипне тикшерү буенча рейдлар үткәрде.

-Зур булмаган Иске Сережкино авылын уңай яктан билгеләп үтәргә була, биредә халык йорт яннарын һәрвакыт чиста, пөхтә тотарга тырыша, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Башка авылларда рейдлар үткәргәндә аерым урыннарда үсеп утырган чүп үләннәре хакында искәртмәләр ясалды, кимчелекләр, нигездә, инде бетерелде дә.

Ә менә үрнәк булып торырга тиешле район үзәгендә, кызганычка каршы, кайбер урамнар бик аяныч хәлдә. Мәсәлән, Беренче Май урамының Гагарин урамы белән кисешкән урыннан Канаш урамына кадәр өлешендә чүп үләннәре "күкрәп" үсә, монда яшәүчеләрнең моңа бер дә исләре китми бугай. Административ комиссия әгъзалары андыйларга әлегә кисәтү генә ясадылар. Биредә тәртип булдырылыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәркәтә Иске Үтәмеш Иске Сережкино авылында чисталык чистота татьяна якимова битараф Урманасты Үтәмеш