Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән юлларында правасыз шоферлар күбәйгән

Соңгы өч көндә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүче дүрт машина йөртүче ачыкланган, шуларның икесе авария китереп чыгарган. Йорт каршында калдырган машинага куркыныч янамый, диючеләр ялгыша. Район үзәгендәге Бакча урамында яшәүче якташыбыз да шундый уй - фикер белән, бер дә шикләнмичә , машинасын турысында калдырып, өйгә кереп китә. Шул...

Соңгы өч көндә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүче дүрт машина йөртүче ачыкланган, шуларның икесе авария китереп чыгарган.

Йорт каршында калдырган машинага куркыныч янамый, диючеләр ялгыша. Район үзәгендәге Бакча урамында яшәүче якташыбыз да шундый уй - фикер белән, бер дә шикләнмичә , машинасын турысында калдырып, өйгә кереп китә. Шул вакытта икенче бер райондашыбыз, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуына карамастан, исерек килеш "унлы" машинасының руль артына утырып "сәяхәткә" чыгып китә. Әмма автомобиль хужасының теләгенә "каршы килеп", әүвәл юл уңаендагы таш өемен актара, аннан соң инде йорт каршында басып торучы машинаны да җимерә.
Югары Кармалкада яшәүче олы яшьтәге абзый да нәкъ беренче кар яуган көнне, эчкән килеш руль артына утырырга батырчылык итә. Әйтергә кирәк, аның да йөртү таныклыгы булмый. Ерак китә алмый, бер урында әйләнеп тора да, артка китеп, күршесенең машинасына килеп бәрелә.
Бу көннәрдә , гомумән, ЮХИДИ хезмәткәрләренә "права"сыз хокук бозучылар еш эләгә.
Иске Үтәмеш белән Югары Чегодай авылы арасында төнге сәгать уникеләр тирәсендә туктатылган машинаның да йөртүчесе спиртлы эчемлек кулланган булып чыга, өстәвенә, май аенда ук аны, исерек килеш машина белән идарә иткән өчен, йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Лениногорск егете безнең районга эшкә килеп йөри икән.
Лашман авылында "тугызлы" машинасы белән идарә итүче егет тә тиздән әлеге "кара" исемлекне тулыландырачак. Полиция хезмәткәрләре аны авыл урамында кичке уңайда туктаталар, ул да салган килеш руль артына утырган. Бу гамәле өчен 30 мең штраф һәм ике елга кадәр йөртә таныклыгыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шофер правасыз