Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән юллары ремонт көтә

Ивашкино ягыннан Әккәрәйгә, Кармышка, Яшәүчегә алып баручы төп юл нык ватылган гына түгел, хәрәкәт өчен дә куркыныч. Монда көн дә йөрүчеләргә түземлек бирсен. Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин районга эшлекле визитын шул объектны караудан башлады. Кармышка кадәр биш минутта барасы юл ярты сәгать чамасы вакытны алды....

Ивашкино ягыннан Әккәрәйгә, Кармышка, Яшәүчегә алып баручы төп юл нык ватылган гына түгел, хәрәкәт өчен дә куркыныч. Монда көн дә йөрүчеләргә түземлек бирсен.

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин районга эшлекле визитын шул объектны караудан башлады. Кармышка кадәр биш минутта барасы юл ярты сәгать чамасы вакытны алды. Аптырагач, чокыр-чакырлардан китеп, юл полотносыннан читтә, посадка янәшәсендә, кыр юлы буйлап йөриләр. Министрның да ярдәме белән, быел бу юл рәткә керер, шомарыр дияргә өмет бар.
Әлеге һәм Утыз Имәнгә, Кызыл Чишмәгә алып баручы төп юлларны да мәктәп автобуслары маршрутлары өчен куркынычсыз, таләпләргә җавап бирерлек итәргә, норматив хәлгә китерергә кирәк. Ленар Сафин район җитәкчесе Наил Зарипов белән бергә анда да бардылар. Күренеп тора, юлларның хәле мактанырлык түгел.
Ленар Сафин павильоннарны яңартуда, өстәмә юл билгеләре куюда булышачагын да белдерде.
Быел "Татавтодор"ның райондагы участогы 7 мең квадрат метр мәйданда чокыр-чакырларны ямады.
Татнефтедорлылар район үзәгендәге юлларны ремонтладылар. Бу эш муниципаль заказ буенча башкарылды.
Ремонт таләп ителүче, аслыклары тузган юллар күп шул әле. Туймәткә, Түбән Кармалкага, Югары Кармалкага, Яңа Элмәлегә һәм башка кайбер авылларга таба салынган юллар, әйтик, тәмам җимерек. Алар хакында министрга да җиткерделәр. Билгеле, кайда һәм күпме күләмдә эш башкарасын төгәл әйтү кыен. Әмма, мөмкинлеккә карап, бу өлкәдә алга китеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан дороги