Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән ярминкәсендә бал да, мәтрүшкә дә бар иде

Быел умартачылар бал күп булмады, диләр. Явым - төшемнең, дымның артык күплеге, җәйнең суыклыгы балның күләменә, сыйфатына да начар йогынты ясаган. Бу татлы ризык бөтенләй юк түгел, Чирмешәндә узган ярминкәдә аны берничә кеше тәкъдим итте. -Мин 40 еллап умартачылык белән шөгыльләнәм, әмма быелгы кебек уңышсыз елны хәтерләмим, - ди ярминкәгә...

Быел умартачылар бал күп булмады, диләр. Явым - төшемнең, дымның артык күплеге, җәйнең суыклыгы балның күләменә, сыйфатына да начар йогынты ясаган. Бу татлы ризык бөтенләй юк түгел, Чирмешәндә узган ярминкәдә аны берничә кеше тәкъдим итте.


-Мин 40 еллап умартачылык белән шөгыльләнәм, әмма быелгы кебек уңышсыз елны хәтерләмим, - ди ярминкәгә Шентала районыннан килгән Петр Григорьевич Ильин.- 136 оя кортыбыз бар, быел алар зур табыш китерми.

Чирмешәннән шулай ук 40 ел стажлы умартачы Әсхәт Мирҗи улы Минхәеров та шулай ди. Быел бал бик күп түгел. Бу шөгыль уңганлыкны ярата.

Бүген балның өч литрлы банкадагысын 1500 сумга саттылар. Ярминкәдә карлыган, кура җиләге, чия, помидор, кыяр, карбыз һәм башка ризыклар, кирәк - ярак, кош - корт ризыгы, кием- салым алып килүчеләр дә күп иде.

Мансур Хафизов яңа суелган бозау ите алган.

-Итсез булмый, ярминкәгә еш чыгам, - ди ветеран. - Монда гел сыйфатлы ит саталар.

Берсен 300 сумга мулард үрдәк бәпкәләре алучылар да оттырмас, бу - әлеге бер айлык кошлар 90 көннән өлгерә.

Бер бәйләме 50 сумлык әле генә өзеп җыелган мәтрүшкә дә көзгә, кышка тансык булачак, баллы чәйгә бик ярап куячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешђн мәтрүшкә