Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән врачлары озак ял итмәячәк

Алдагы Яңа ел каникулларында халкыбыз бер атналап ял итәчәк. Районыбызның кайбер хезмәтләре өчен исә бәйрәмнәрнең беренче көннәре үк эш мәшәкатьләре белән башлана. Район үзәк больницасы поликлиникасында табиблар 3, 4, 5, 8нче январь көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта больницаның баш табибы Гайсә Сәгыйров хәбәр итте. Район электр элемтәсе челтәрләре, район ЗАГС...

Алдагы Яңа ел каникулларында халкыбыз бер атналап ял итәчәк. Районыбызның кайбер хезмәтләре өчен исә бәйрәмнәрнең беренче көннәре үк эш мәшәкатьләре белән башлана.


Район үзәк больницасы поликлиникасында табиблар 3, 4, 5, 8нче январь көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта больницаның баш табибы Гайсә Сәгыйров хәбәр итте.

Район электр элемтәсе челтәрләре, район ЗАГС бүлегенә йомышы төшүчеләр әлеге хезмәтләргә 3нче январьдән мөрәҗәгать итә ала.

"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" район үзәгендә һәм Лашманда чүп җыюны яңа елның 2нче январеннән башлый. Бәйрәм көннәрендә кичекмәс мәсьәләләрне хәл итү өчен җәмгыятьтә һәр көнне кизү тору оештырылачак.

Район мәдәният бүлеге, яшьләр һәм спорт эшләре бүлекләре бәйрәмнәрдә ял итүчеләрнең күңелен күрү өчен шактый гына мәдәни һәм спорт чаралары әзерли. 31нче декабрь көнне, әйтик, район үзәгенең Яшьләр мәйданында 19 сәгатьтә Бал-маскарад башлана. Яңа елны каршылагач, шул ук мәйданда тагын күңел ачулар дәвам итә. Аны төнге икенче яртыларда башламакчылар. 4ендә исә Чыршы бәйрәменә ветераннарны чакыралар. Ә мәктәп балалары 4, 5, 6 январь көннәрендә Боз сараенда, физкультура-савыктыру комплексында, яшьләрнең ял итү үзәгендә узачак уеннарда, спорт бәйгеләрендә һәм мәдәни чараларда катнаша ала. "Ял көненә билет" исеме астында өч көн барачак әлеге тамашалар иртәнге 10да башлана.

Район мәдәният йортында 8нче январь көнне "Раштуа чыршысында бәйрәмдә" концерты тәкъдим ителә.

Бу көннәрдә кинофильмнар күрсәтү, дискотекалар оештыру да планланган.

Туган як тарихы музеенда һәм мемориаль үзәктә чыршы уенчыклары, рәссамнар һәм Социалистик Хезмәт Геройларына кагылышлы яңа күргәзмәләр белән танышып булачак. Тарихчыларыбыз теләүчеләргә аларны 2нче январьдән үк күрсәтә башлый. Музей экспонатларын каникулларның 3, 4, 6, 7, 8нче январь көннәрендә дә карау мөмкинлеге тудырыла.

Билгеле, башка кайбер оешмаларга да ял сирәк эләгәчәк, күпчелек хезмәткәрләр чиратлап кизү торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X