Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән укытучылары белем бирүнең яңа формаларын эзли

Казан федераль университетының Алабуга филиалын кызыл дипломга тәмамлаган Румия Сөнгатуллина Чирмешән кадет интернат-мәктәбендә химия, биология фәнен укыта башлаячак. Быел районга кайткан бердәнбер яшь белгечкә лаеклы ялга китүче ветеран укытучылар традицион август конференциясендә символик эстафета тапшырды. Мөгаллимнәребезнең эшенә кагылышлы сөйләшү, гадәттәгечә, район мәдәният йортында башланды. Анда быел яңа уку елына иң...

Казан федераль университетының Алабуга филиалын кызыл дипломга тәмамлаган Румия Сөнгатуллина Чирмешән кадет интернат-мәктәбендә химия, биология фәнен укыта башлаячак. Быел районга кайткан бердәнбер яшь белгечкә лаеклы ялга китүче ветеран укытучылар традицион август конференциясендә символик эстафета тапшырды.

Мөгаллимнәребезнең эшенә кагылышлы сөйләшү, гадәттәгечә, район мәдәният йортында башланды. Анда быел яңа уку елына иң яхшы әзерләнүче дип 2 нче Чирмешән мәктәбен атадылар. Әккәрәйлеләр дә сынатмаган. Алар хәтта республика күләмендәге бәйгенең зона этабында беренче-икенче урын ияләре. Ә балалар бакчалары арасында яңа уку елына иң яхшы әзерләнүче - Шешминка балалар бакчасы.
Конференциядә чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаммәткамил Хәкимов әйтүенчә, узган уку елында бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча күрсәткечләребез мактанырлык түгел. Күп фәннәр буенча уртача баллар республика күрсәткечләреннән түбән. Узган ел белән чагыштырганда да, уңышларыбыз начаррак.
Район җитәкчелеген балалар арасында җинаятьчелек, тәрбиясезлек мәсьәләсе борчый. Педагоглар җыенында бу төп тема булды дисәң дә ярыйдыр. Район башлыгы Наил Зарипов моңа аерым игътибар бирергә өндәде. Укытучылар, әти-әниләр, гомумән, олылар балаларга үзләре үрнәк булырга тиеш.
Мәгариф өлкәсендә ниндидер кытыршылыклар булса да, педагогларыбызның күбесе үзләренә йөкләнгән эшне намус белән башкара. Чараның Яшьләр мәйданчыгында дәвам иткән бүләкләү өлешендә, әйтик, Бәркәтә мәктәбеннән Ландыш Гыйнванованы ике мәртәбә сәхнәгә дәштеләр. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима аңа "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесен тапшырды. 24 ел тәҗрибәсе булган рус теле һәм әдәбияты укытучысы бу көнне район мәгариф бүлегенең акчалата сертификатына да ия булды.
-Бүгенге балалар бик әзерлекле. Хәзер алар Интернеттан күп мәгълүмат ала. Шуный өчен безгә, укытучыларга да, заманадан артта калмыйча, бар яктан да әзерлекле булырга, белемебезне арттырыр өчен вакытыбызны кызганмаска кирәк,- ди педагог.
"Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән тагын өч якташыбызны - Чирмешән лицееннан Марина Ермолаеваны, Любовь Барабашкинаны, Әккәрәй мәктәбеннән Ирина Евдокимованы да бүләкләделәр.
Ә Лашман мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Кадрия Динмөхәммәтовага, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән математика укытучысы Наталья Плотниковага бүләкне Мәскәүдән үк җибәргәннәр. Аларга Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Укытучылар бәйрәмендә тагын дистәләгән мөгаллимебезгә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Рәхмәт хаты тапшырдылар. Алда телгә алдынган 2 нче Чирмешән һәм Әккәрәй мәктәпләре коллективлары да шундый бүләк иясе. Ивашкино мәктәбен дистә еллар җитәкләгән Вячеслав Антонов муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Быел олы укытучыларыбыз: Чирмешәннән Людмила Тудиярова, Галина Арзютова, Утыз Имәннән Динә Фатыйхова, Кармыштан Зәйнәп Габдуллина, Лашманнан Тәслимә Мөхәммәтшина, Яңа Элмәле мәктәбеннән Лидия Митюкова, Югары Кәминкәдән Фәридә Мөхлисова, Иске Кадидан Сабирҗан Сөбханкулов педагогик эшчәнлекләрен туктата. Аларны, бүләкләп, лаеклы ялга озаттылар.
Автор фотолары. Киңәшмәдән фоторепортаж сайтның "Фотолар галереясы" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция учителей в Черемшане