Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән укучыларын видеокамера күзәтәчәк

Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханнарын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. Быел имтиханнарның эчтәлегендә үзгәрешләр булмый, ә сынауны үткәрү тәртибендә яңалыклар бар. Имтиханнар вакытында кагыйдә һәм хокук бозауларга юл куймау, аларны кисәтү өчен аудиторияләр видеокамералар белән тәэмин ителәчәк. Сынау барышы дискка язылачак, кирәк дип тапкан очракта, аны кабат карарга мөмкин була....

Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханнарын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. Быел имтиханнарның эчтәлегендә үзгәрешләр булмый, ә сынауны үткәрү тәртибендә яңалыклар бар.

Имтиханнар вакытында кагыйдә һәм хокук бозауларга юл куймау, аларны кисәтү өчен аудиторияләр видеокамералар белән тәэмин ителәчәк. Сынау барышы дискка язылачак, кирәк дип тапкан очракта, аны кабат карарга мөмкин була.
Башка еллардан аермалы буларак, бердәм дәүләт имтиханы тапшыручы имтихан тапшыру пунктына кергәндә ике тикшерү үтә. Укучының паспортын һәм пропускысын карагач, үзе белән элемтә чаралары алганмы-юкмы икәне металл детекторы ярдәмендә тикшерелә. Прибор нинди дә булса элемтә чарасы барлыгын ачыкласа, техниканы калдыру сорала. Әгәр укучы моннан баш тарта икән, ул имтиханга кертелми.
Шулай да укучының элемтә чараларыннан яки язма мәгълүматлардан файдалануы ачыкланса, ул имтиханнан чыгарыла һәм агымдагы елда аңа имтихан тапшыру хокукы бирелми.
Бу уку елында районда 179 кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, шуларның 177се - 11 класста, ә 2се үткән еллардагы чыгарылыш класс укучылары.
Чыгарылыш класслар элеккечә ике мәҗбүри - математика һәм рус теленнән имтихан тапшырачак. Укучылар, 1 мартка кадәр, үзе сайлаган, бирергә теләгән сынауны (фәнне) тәгаенлап гариза язды. Имтихан тотучыларның яртысыннан артыгы - 101 укучы җәмгыять белемен сайлаган. Физикадан - 63, биологиядән - 36, тарихтан - 20, рус әдәбиятыннан - 19, химиядән - 18, информатикадан - 12, инглиз теленнән - 4, географиядән - 3, татар теленнән 5 чыгарылыш класс укучысы сынау тотачак. Хәзер инде алар үзләренең фикерен үзгәртә алмый, билгеләнгән көндә, билгеле вакытта бердәм дәүләт имтиханына килергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕГЭ