Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән театры – Гран-при иясе

Чирмешән татар халык театры Гали авылында (Самара өлкәсе) узган "Халкым минем" төбәкара фестивалендә Гран-прига лаек булган. -Без анда драматург Флорид Бүләковның "Мәхәббәт карагы" әсәреннән өзек күрсәттек. Рольләрне Иске Кадидан Госман абый Мортазин, Туймәттән Ралия Бәдретдинова, район мәдәният йортыннан хореограф Рәхилә Шакирова һәм мин башкардык,- ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. -Фестивальдә...

Чирмешән татар халык театры Гали авылында (Самара өлкәсе) узган "Халкым минем" төбәкара фестивалендә Гран-прига лаек булган.

-Без анда драматург Флорид Бүләковның "Мәхәббәт карагы" әсәреннән өзек күрсәттек. Рольләрне Иске Кадидан Госман абый Мортазин, Туймәттән Ралия Бәдретдинова, район мәдәният йортыннан хореограф Рәхилә Шакирова һәм мин башкардык,- ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. -Фестивальдә катнашкан 12 коллектив арасында жюри безгә иң югары бәя куйды.
Галига безнең районнан балалар театры да барды. Аларның иҗат эше икенче урынга лаек булган. Ә Чирмешән лицее укучысы Айсылу Гафурова "Иң яхшы актер" номинациясендә махсус бүләк алып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән театры