Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән талантлары чыгышын Гала-концертта алкышлыйлар

"Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты фестиваленең Гала - концертына жюри сайлап алган номерларны-чыгышларны тамашачылар да бәяләде. Район мәдәният йортында 3нче апрель кичендә узган төп бәйрәмдә берничә йөз үзешчән артист сәхнә тотты. Киләсе атнада, 8 нче апрельдә Гала-концертның икенче өлеше булачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Фестиваль дәвамында барысы дүрт йөздән күбрәк номер тәкъдим...

"Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты фестиваленең Гала - концертына жюри сайлап алган номерларны-чыгышларны тамашачылар да бәяләде. Район мәдәният йортында 3нче апрель кичендә узган төп бәйрәмдә берничә йөз үзешчән артист сәхнә тотты. Киләсе атнада, 8 нче апрельдә Гала-концертның икенче өлеше булачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Фестиваль дәвамында барысы дүрт йөздән күбрәк номер тәкъдим ителгән. Концертларда терлекчеләр, механизаторлар, төзүчеләр, элемтәчеләр, врачлар, сатучылар, укытучылар, нефтьчеләр, авыл башлыклары, хәтта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әбиләр һәм бабайлар да җырлады, биеде, нәфис сүз сөйләде, сәхнә осталыгын күрсәтте, алкышлардан ләззәтләнде. Билгеле, бу чарада мәдәният хезмәткәрләре иң алгы сафта булды.
Гала - концертны ошаттык, ул затлы, эчтәлекле, сыйфатлы иде. Музыкаль аппаратура да тыңлап, чыгымламыйча эшләде. Үзешчән коллективларда яңа, моңа кадәр күзгә чалынмаган талантлар да бар. Күтәмәдән Марина Лазарчук, Чирмешәннән Айнур Галләмов, Югары Кәминкәдән Руслан Шәмсетдинов, Әккәрәйдән "Хавас", Туймәттән "Хыял" вокаль ансамбльләре һәм башкалар чыгышы тамашачыларга аеруча хуш килде. Хор коллективларының җырлавын да рәхәтләнеп тыңладык, карадык. Искиткеч!
Җәүһәрләребезне сәхнәгә чыгарга әзерләп, җиңүчеләрне бүләкләргә җай тапкан белгечләргә, җитәкчеләргә дә рәхмәт тиеш. Мәдәният елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган фестиваль бишле куярлык булды.
Район мьдьният йортында үткән фестивальдән, Гала - концерттан фотоларны "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә карарга мөмкин. http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/174-67.html
Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смотр башланды

2
X