Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында шәхси хуҗалыклар 1 миллиард сумнан күбрәк кредит алган

Районда мал асрарга, үз эшен башларга теләүчеләргә ярдәм күләме елдан-ел арта бара. 2006-2016 елларда гына да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 1 миллиард 112 мең сум кредит бирелгән. Аны алган 2886 хуҗалыкның күпчелеге өчен бу бик кирәк – сизелерлек ярдәм.

2017 елда шәхси хуҗалыклар сөт сатып кына да 76 миллион сумга якын керем алган. Иш янына-куш, ярый бит. Хәзер бит сыер һәм кәҗәләр асраучыларга, таналар, хәтта чебеш сатып алучыларга да дәүләт субсидия белән булыша. Мини-ферма төзүчеләргә керамзит блоклар, сыерлыларга сөт саву аппаратлары бушлай бирелә. Ал, куллан, файда эшлә, рәхәтен күр.

Муниципаль район Советының чираттагы утыз дүртенче утырышында районда авыл халкының эшчәнлек активлыгын күтәрү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү чаралары хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин шактый бай мәгълүмат бирде. Әгәр мөмкин булса, бюджетта керемнәр күбәйсә, мини-ферма төзүчеләргә пила материалы, цемент белән дә булышырга мөмкиннәр.

2017 елда Чирмешән муниципаль районының бюджет үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгыш ясады, бер уңайдан 2018 елның беренче кварталында бюджет үтәлеше белән дә таныштырды. Саннардан, күренгәнчә, планда каралган салымнар җыюда зур проблемалар юк.

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтлесенең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Рагия Нурхамәтова республикада һәм районда кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклау хакында мәгълүмат җиткерде. Мөрәҗәгатьләргә килгәндә, былтыр районда алар 13 булган, күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык, социаль тәэминат өлкәсенә кагылышлы. Республикада мөрәҗәгатьләрнең шактый өлеше хезмәт хакы вакытында һәм тулы күләмдә түләмәүдән зар белән бәйле икән.

Бу мәсьәлә уңаеннан карарда әйтелгәнчә, җирле үзидарә органнары, оешмалар, учреждениеләр, төрле формадагы хуҗалык субъекты җитәкчеләренә кешеләрнең һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген бозуны булдырмау буенча кирәкле чаралар күрергә кушылды.

Утырышта Лашман, Иске Элмәле, Шешминка мәктәпләре укучылары арасында спорт-масса эшен камилләштерү буенча тәҗрибә уртаклашуы, бу өлкәдә әлеге мәктәпләр директорларының, мәгариф бүлеге вәкиленең чыгышларында әйтелгәннәрне районның башка белем бирү оешмаларына кулланышка алырга тәкъдим ителде.

-Бу мөһим, җитди мәсьәлә, - диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин. -Һәр коллективта ниндидер үзенчәлек, казаныш бар, алар игътибарга лаек. Спорт җиһазлары, беләбез, җитешми, нәрсә кирәген аныклап, башта җиһазларны зуррак мәктәпләргә алу җаен табарга тырышырбыз.

Депутатлар муниципаль хезмәткә, районның муниципаль милкен хосусыйлаштыруга, даими нигездә үз вәкаләтләрен башкаручы депутатларга, җирле үзидарәнең сайлап куела торган вазифаи затларга, контроль-хисап органнары рәисләренә, районның муниципаль хезмәткәрләренә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары, участок сайлау комиссияләре әгъзалыгына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында мәсьәләләрне дә карап, һәрберсе буенча карар чыгардылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән