Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының икътисади хәлен Президент та мактамады

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район Советының чираттагы кырык алтынчы утырышында катнашып, узган еллардагы эшебезгә ничек бәя бирергә дә белмәде. Күрсәткечләребез, аеруча авыл хуҗалыгында, икътисадта, әлләкем булмагач, мактау көтмәдек тә. -Мондагы хакимият актив эшли, нәтиҗәләр дә күренә, әмма сездә товар юк, демографик хәл тискәре, яшьләр читкә китә,- диде ул. -Сез...

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район Советының чираттагы кырык алтынчы утырышында катнашып, узган еллардагы эшебезгә ничек бәя бирергә дә белмәде. Күрсәткечләребез, аеруча авыл хуҗалыгында, икътисадта, әлләкем булмагач, мактау көтмәдек тә.

-Мондагы хакимият актив эшли, нәтиҗәләр дә күренә, әмма сездә товар юк, демографик хәл тискәре, яшьләр читкә китә,- диде ул. -Сез үзегезнең карашыгызны үзгәртергә тиеш, нормаль микроклимат тудырырга, халыкны эшкә өйрәтергә кирәк.
Президент район икътисадында үсеш һәм үзгәреш булмауга канәгатьсезлек белдерде. Бизнес, кече эшмәкәрлекне үстерү дә мактарлык түгел, инвестицияләр җәлеп итү ягыннан да мөмкинлекләр тулысынча эшкә җигелми, гаилә фермалары аз. Әгәр икътисади нигез юк икән, перспектива да юк. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов райондагы башлангычларны хуплаячагын да әйтте. Республика җитәкчеләре, гомумән, бик күп программалар кысаларында, районга, рәхмәт, акчалата нык ярдәм күрсәтә.
Район мәдәният йортында узган утырышта республика Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та чыгыш ясады. Ул да уендагысын яшереп тормады, реаль хәлне ничек кирәк, шулай бәяләде. Җирләрнең уңдырышлылыгы иң яхшылардан булса да, районыбыз үсемлекчелектә, терлекчелектә дә башкалардан күпкә артта. Министрлык рейтингында без арттан икенче. Терлекләрдә туберкулез авыруы хакында бөтен республикага начар хәбәр таралды. Министр моны ялкаулык, булдыксызлык нәтиҗәсе дип саный. 25 мең гектарлап җирнең көздән сөрелмичә калуы, язын кирәгәчәк орлыкларның 67 проценты гына булу да билгеле аңа. Хәер, биредә туберкулез гаепле түгел.
Марат Әхмәтов та яхшырак эшләргә өндәде. Аеруча терлекчелеккә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Югыйсә, министр үзе дә аңлашылырлык итеп әйткәнчә, безнең районга, бозып, юкка чыгарып бетерерләр дип, ниндидер мал алуда булышырга да сагаеп карыйлар.
Районда бар да начар түгел. Муниципаль район башлыгы Наил Зарипов утырышта чыгышында-отчетында былтыр башкарылган байтак матур эшләрне санап үтте. Суүткәргечләрне яңарту, төзелеш, ремонт буенча дистәләрчә миллион сумлык хезмәт куелган. Бюджет чыгымнарының 76 проценты социаль сферага юнәлдерелгән. Бер елда 11 мең 700 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 70 мең тонна известь оны җитештерелгән, 24 мең тонна вак таш ясалган.
Районда 217 Бөек Ватан сугышы ветеранына, ветераннарның тол хатыннарына торак шартларын яхшырту өчен федераль бюджеттан 213 миллион 542 мең сум субсидия акчасы бирелгән.
2013 елда 129 пар гаилә корган (2012-118), 226 бала туган (2012дә - 211), 316 кеше үлгән (2012дә - 323).
Наил Зарипов спорт мәйданчыклары төзү юнәлешендә дә районга байтак средство җәлеп итте.
Авыл хуҗалыгындагы авыр хәл район башлыгын да нык борчый. Бу хакта ул бүген дә әйтте. Наил Зариповның һичьюгы ике терлекчелек комплексы төзү, МТС сыманрак оешма булдыру хыялы бар. Әмма монда республика булышлыгыннан башка булмый.
Президент, бер килгәч, райондагы кайбер объектларда да булды. 2013нче елда капиталь төзекләндерелгән Ивашкино урта гомумбелем мәктәбенең һәр кабинетын диярлек карап чыккач, ул монда башкарылган эшне мактап та узды. Чирмешәндәге үзәк китапханәдә китап укучыларны үзләренә җәлеп итүнең яңа формаларын эзләүләре, инновацияләрне өстен күрүләре дә Рөстәм Миңнехановка ошамый калмады. Биредәге уңай тәҗрибәне республика күләмендә дә кулланырга була, чөнки хәзер халык китапханәләргә йөрми диярлек. Ә укырга кирәк.
Сүз уңаеннан. Нибары ике ай чамасы вакытта, нигездә иганәчеләр булышлыгы белән, китапханәдә 1 миллион 670 мең сум бәягә ремонт эшләре башкарылган: җылылык системасы яңартылган, ишек һәм тәрәзәләр алыштырылган, хәтта бәдрәфләр ясалган, идән, стеналарга да төзүчеләр кулы тигән, яңа җиһазлар алынган. Рәхәтләнеп эшлә, рәхәтләнеп китап укы!
Татарстан башлыгы Чирмешәндәге мәңгелек ут янындагы Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә чәчәкләр салды, Җиңү Паркын, район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карады, эшкуарлар белән сөйләште, элеккеге азык-төлек базарында ачылырга әзер ресторанга да кереп чыкты. Утырыш азагында дистәгә якын якташыбыз Президент кулыннан бүләкләр алды.
Утырыш дәвамында башка кайберәүләр дә күбрәк икътисадны үстерү, авылны һәм авыл хуҗалыгын саклап калу, мәшгульлек хакында сөйләделәр. Халыкка иң әүвәл эш, шөгыль кирәк. Эшләмәсәң, акча көтәргә юк, акча булмаса берни эшли алмыйсың.
Бу мәсьәләгә артык игътибар бирелмәсә дә, утырышта катнашучы кайбер җитәкчеләр фикеренчә, соңгы вакытта районда тагын бер проблема - кадрлар-белгечләр кытлыгы борчылу уята. Аны яшереп тә булмый. Төпле, заманча фикерләүче, гел таянырлык белгече юк икән, нинди генә новатор булмасын, бер генә җитәкче дә барына да җитешә, өлгерә, алга бара алмый.
Ә Сез, хөрмәтле газета укучылар, районда узган елдагы эшне ничек бәяләр идегез? Фикерләрегезне газетаның www.nashcheremshan.ru сайтында урнаштырырга мөмкин.
ТР Президентының Чирмешән районына эшлекле сәфәре турында фоторепортаж белән "ФОТОГАЛЕРЕЯ" бүлегендә http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/143-2014-02-12-06-21-55.html танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X