Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында участковыйларга йорт салдылар

Полиция участок уполномоченные Сергей Кашаевның үз участогында яшәү һәм эш урыны да янәшә генә - бер йортта. Республика программасы буенча, аңа бу, курчак кебек яңа йортны бушлай һәм өч-дүрт ай эчендә төзеп бирделәр. Стеналары керамзит блоктан күтәрелгән, тыштан металл сайдинг белән тышланган йортны, төзүчеләр оешмасы җитәкчесе Мансур Бәдретдинов әйтүенчә, бөтен...

Полиция участок уполномоченные Сергей Кашаевның үз участогында яшәү һәм эш урыны да янәшә генә - бер йортта. Республика программасы буенча, аңа бу, курчак кебек яңа йортны бушлай һәм өч-дүрт ай эчендә төзеп бирделәр.

Стеналары керамзит блоктан күтәрелгән, тыштан металл сайдинг белән тышланган йортны, төзүчеләр оешмасы җитәкчесе Мансур Бәдретдинов әйтүенчә, бөтен район, хәтта республика көче белән өлгерткәннәр. Полиция хезмәткәрләре дә читтә калмаган, тирә-юньне алар төзекләндергән. Юлчылар асфальт түшәгән, электрчылар ут китергән. Газ, су да бар.
Йорт ике өлештән тора: бер ягында - уполномоченныйның эш кабинеты урнашса, икенче якта - квартира. Икесендә дә эш һәм яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Телефон, интернет та - кул астында.
Бүлмәләрне җиһазлауга, аппаратура алуга гына да министрлыктан 120 мең сум акча бирелгән. Кашаевлар хет бүген монда килеп яши алалар.
-Миңа ышанып, шулай олылауларына зур рәхмәт,- ди ун ел стажлы полиция хезмәткәре Сергей Кашаев.
Бүген Ульяновкага, уполномоченный өчен төзелгән йортны файдалануга тапшыру тантанасына бик күп кунаклар җыелды.
-Авыр чакта төп удар - нәкъ аларга-участок уполномоченныйларына туры килә,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, бәйрәмне ачу тантанасында. Гомумән, полиция хезмәткәрләренең һәркайсына шундый йорт салып бирәсе иде, алар моңа лаек. Район җитәкчесе төзелештә актив катнашкан оешмаларга, аларның җитәкчеләренә дә рәхмәт белдерде.
Казаннан килгән кунак - Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча министр урынбасары Иван Китов та котлау сүзләре җиткерде.
- Иң мөһиме - безнең хезмәткәр эшләүче бу участокта яшәүчеләр терәк пунктлы конкрет урынга ия булдылар,- диде полковник. -Димәк, участковый халыкка тагын да якынайды. Безнең төп бурыч - җинаятьләрне кисәтү. Бу өлкәдә уңышлар телим. Соңгы елларда Чирмешәннең нык алга китүенә, матураюына соклануымны да әйтми кала алмыйм.
Күтәмәдә дә нәкъ шундый йорт өлгерттеләр, анысының ачкычларын уполномоченный Рәмил Сафинга тапшырдылар. Ул терәк пунктны төзүгә дә 2,5 миллион сум тирәсе акча тотылган.
Ульяновкага төп юлдан кергәндә иң элек Кашаевлар йортына күз төшә. Пөхтә, җыйнак, бик матур да бу йорт-бинада полиция хезмәткәре яшәвен, эшләвен белдерүче язулар да күрсәтә.
Сер булып калмасын, Сергей һәм Натальяның Чирмешәндә дә үз йортлары-квартиралары бар, коттедж төзү өчен нигез дә корганнар. Берсе дә артык түгел, әле ике яшь ярымлык кына уллары Михаил бик тиз үсеп җитәр. Аның барлыгын төзүчеләр, Сергейның хезмәттәшләре дә истән чыгармаганнар, Ульяновкадагы йорт янәшәсендә менә дигән балалар мәйданчыгы ясап куйганнар.
...Бәйрәм көнне, Кашаевларның өй туе уңаеннан башка кайберәүләрне дә сюрприз көтеп торган икән, дистәгә якын полиция хезмәткәренә, ветераннарга, район башлыгына да бүләкләр тапшырдылар. Ә Сергейга "Нива" маркалы өр-яңа эш машинасы калдырып киттеләр. Хәзер өлкән лейтенантка үз участогындагы Иске Кади, Ульяновка, Иске Котыш, Утыз Имән авыл җирлекләрендәге теләсә кайсы ноктага бик тиз бару-кайту проблема түгел.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Әлеге чарадан фоторепортаж белән сайтның "Фотогалерея" бүлегендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined участковый