Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында туберкулез чигенә

Моңа кадәр туберкулез буенча уңышсыз булып булып теркәлгән "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсе, "Үтәмеш" җәмгыяте, "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгы фермаларында бу ел башында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча чирле маллар табылмаган. -Тик әле бу хуҗалыкларның фермаларында туберкулез буенча салынган чикләүләр алынмый, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе врач-эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. - Туберкулездан...

Моңа кадәр туберкулез буенча уңышсыз булып булып теркәлгән "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсе, "Үтәмеш" җәмгыяте, "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгы фермаларында бу ел башында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча чирле маллар табылмаган.

-Тик әле бу хуҗалыкларның фермаларында туберкулез буенча салынган чикләүләр алынмый, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе врач-эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. - Туберкулездан чистарынып бетү өчен бу хуҗалыкларда башкарасы эшләр күп әле.
Иске Котыш җирлеге территориясендә урнашкан "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгының терлек тораклары 2014 елда тирестән чистартылып, тимер конструкцияләр кыздырып эшкәртелгән. Бинага өч кат дезинфекция ясалган, стеналар буялган, агартылган. Ферма территориясенең бер өлешеннән тирес чыгарылган, дөрес, 250 квадрат метр мәйдан әле чистартылмый калган.
Туймәт фермаларында да дезинфекция ясалган, буяу, агарту эшләре үткәрелгән. Ферма һәм карда территорияләре тирестән чистартылган, хәзер аны махсус урынга гына чыгарасы калган.
Иске Үтәмеш фермасында механик чистарту үткәрелгән, дезинфекция ясап, бина эче агартылган. Бу хуҗалыкта туберкулездан тулысынча арыну өчен терлекләргә җәйге лагерь төзергә, ферма территориясендәге тиресне махсус урынга чыгарырга кирәк.
2013нче елның июнь, июль айларында районда дүрт хуҗалыкның тугыз товарлыклы-сөтчелек фермасына туберкулез буенча чикләүләр салынды.
-Былтыр көз Урманасты Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Якты Тау, ә яңа ел алдыннан Югары Кәминкә, Кара Чишмә фермаларыннан бу чикләүләр алынды,- ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Таһир Гыйниятуллин. - Тик әле бу чирдән арындык дип тынычланырга иртә. Ул теләсә кайсы хуҗалыкта килеп чыгарга мөмкин. Шуның өчен бу ел башында "Лашман АГРОфирмасы", "Сөлчә" җәмгыятьләре, "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Бәркәтә", "Югары Кармалка" бүлекчәләре, "Камалов Р. Ә.", "Митякин С.М.", "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыклары фермаларында туберкулезга анализ-тикшерү үткәрдек. Бәхеткә, чирле маллар табылмады.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан авыл хуҗалыгы туберкулез