Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында көзен янгыннар арта

Узган елның көзеннән быелның апрель аена чаклы вакыт аралыгында районда алты янгын теркәлгән. Ут дүрт корылманы яраксыз итеп, 500 мең сумлык матди зыян салган. Гомумән, көзге-язгы чорда янгыннарның кинәт артуы күзәтелә, дип искәртә белгечләр. Ут казаларының күбесе электр җиһазларыннан, я онытылып калдырылган, төзек булмаган мичләрдән, морҗалардан чыккан. Былтыргы көз, быелгы...

Узган елның көзеннән быелның апрель аена чаклы вакыт аралыгында районда алты янгын теркәлгән. Ут дүрт корылманы яраксыз итеп, 500 мең сумлык матди зыян салган.

Гомумән, көзге-язгы чорда янгыннарның кинәт артуы күзәтелә, дип искәртә белгечләр.
Ут казаларының күбесе электр җиһазларыннан, я онытылып калдырылган, төзек булмаган мичләрдән, морҗалардан чыккан. Былтыргы көз, быелгы кыш, яз айларында Чирмешәндә - ике, Яңа Элмәле, Лашман, Бәркәтә, Ивашкино авылларында берәр янгын булган.
-Оешма җитәкчеләренең, йорт хуҗаларының кабат исләренә төшерәбез. Салкыннарга кадәр өй, мунча морҗаларын корымнан чистартып куярга кирәк. Аларның ярылган урыннарын балчыклы-комлы измә белән "ямау", кирпеч торбаларны чормада, түбәдән югары өлештә дә агарту таләп ителә. Соңыннан үкенергә калмасын өчен, боларны вакытында эшләвең яхшы. Кабызгычларга, розеткаларга көч килү, стандарт булмаган җылыткычлар куллану, электр чыбыкларын кыздыру аркасында да янгын чыгарга мөмкинлеген онытмыйк, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге белгече Андрей Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы янгын хезмәте