Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Чирмешән районында быел табышлы культураларга мәйданнарны кызганмаячаклар

Узган елда "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте 520 гектарда шикәр чөгендере үстереп, заводларга 15 мең 600 тонна чөгендер саткан һәм бу культураны игүдән 16 миллион сум керем алган. Бүген карабодайга, рапска, көнбагышка, чөгендергә базарда сорау кимеми. Хәтта бодай, арпа бөртегенә дә бәя түбән чорда нәкъ менә күбрәк файда китерә торган - югары маржиналь...

Узган елда "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте 520 гектарда шикәр чөгендере үстереп, заводларга 15 мең 600 тонна чөгендер саткан һәм бу культураны игүдән 16 миллион сум керем алган.


Бүген карабодайга, рапска, көнбагышка, чөгендергә базарда сорау кимеми. Хәтта бодай, арпа бөртегенә дә бәя түбән чорда нәкъ менә күбрәк файда китерә торган - югары маржиналь культурага мәйданнарны кызганмаска кирәк.

Узган елда район авыл хуҗалыгы тармагыннан алынган тулаем керем нибары 419 миллион сум гына булган. Республиканың кайбер хуҗалыклары да шулкадәр акча эшләгән, ә без район буенча. Бик аз. Әлеге тармакта хезмәт куючыларның уртача хезмәт хакы 13 сум 200 сумга җитсә, республикада ул 19 мең сум ук. Калышабыз.

Муниципаль район Советының чираттагы егерме беренче утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе "Сөлчә" җәмгыятенең хуҗалык эшчәнлеге, 2017нче елның язгы кыр эшләренә әзерлек, югары маржиналь культуралар игү буенча планлаштырылучы чаралар турында иде.

-"Сөлчә" безнең районда иң уңышлы хуҗалыкларның берсе, - диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин, утырышта әлеге җәмгыять директоры Хәмзә Хаммматов чыгышын тыңлагач. -Әмма резервлар да бар. Башка хуҗалыкларга да мал санын арттырырга, күбрәк акча эшләү юлларын эзләргә кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин тулаем узган елдагы күрсәткечләрне анализлады. Ул аеруча терлекчелекне үстерергә кирәклеген әйтте. Язгы кыр эшләренә әзерлекне көчәйтү, ашлама запасларын арттыру мөһим. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 20гә якын баш белгеч кирәк. Кызу чорда эшчеләр дә җитешми.

Райондагы белем бирү учреждениеләрендә укучыларны йомгаклау аттестациясенә системалы әзерләүне оештыру да принципиаль мәсьәләләрнең берсе. Яшермибез дә, районда бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре республиканың уртача күрсәткечләреннән түбәнрәк. Барлык предметлар буенча да. Монда укытучылар, ата-аналар да гаепне үз өсләренә алырга тиеш. Билгеле, укучыларга кече классларда ук төпле белем бирү сорала. Бу өлкәдә алга китәргә кирәк. Укытучылар арасында яшь белгечләр аз. Төгәл фәннәр буенча укытучыларга кытлык сизелә. Депутатлар да шул фикердә.

Лашман мәктәбе директоры Наил Нуртдинов имтиханнар вакытына техник средстволар, хәтта парталар җитмәвен белдерде. Мәгълүм булганча, район укучылары имтиханнарны әлеге мәктәп базасында тапшыра. Район башлыгы бу проблеманы тиз арада чишәргә кушты.

Утырышта Чирмешән муниципаль районы Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында карарны ачык тыңлауларга чыгарырга килештеләр. Ул 2017нче елның 10 апрелендә 9 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәргә тиеш.

Депутатлар 2016нчы елда район территориясендә кеше һәм гражданнар хокукларын һәм иреген тәэмин итү буенча доклад тыңладылар, районның Иҗтимагый Советына, кадрлар резервына, торак контролена, җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрын, тирәлеккә йогынтыны бәяләү буенча җәмәгатьчелек тикшерүен оештыру һәм алып бару хакында да карарлар кабул иттеләр. Алар Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында һәм районның Интернет челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined