Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәктәпләре бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен яхшырткан

Бердәм дәүләт имтиханнарының соңгы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Чыгарылыш кичәсендә 90 һәм аннан күбрәк балл җыйган 7 укучыны бүләкләгән булсалар, алар сафына тагын бер кеше өстәлгән - Лашман мәктәбеннән Илшат Шәйхетдинов химиядән - 92, биология фәненнән 90 балл җыйган. Исегезгә төшерәбез, быел рус теленнән - 6, информатика, биология һәм химиядән...

Бердәм дәүләт имтиханнарының соңгы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Чыгарылыш кичәсендә 90 һәм аннан күбрәк балл җыйган 7 укучыны бүләкләгән булсалар, алар сафына тагын бер кеше өстәлгән - Лашман мәктәбеннән Илшат Шәйхетдинов химиядән - 92, биология фәненнән 90 балл җыйган.


Исегезгә төшерәбез, быел рус теленнән - 6, информатика, биология һәм химиядән берәр укучы 90нан күбрәк балл туплый алган. Былтыр андыйлар 7 булган һәм барысы да рус телен яхшы белүләрен күрсәткән.

-Үткән ел белән чагыштырганда, гомумән, имтихан нәтиҗәләре яхшы, аеруча, информатика, физика кебек төгәл фәннәрдән баллар югары, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Надежда Фомина. - Урта мәктәпне тәмамлаган барлык укучыларыбыз да (108) кулларына аттестатлар алдылар, олы тормыш юлына беренче адымнарын ясадылар.

Барлык укучылар да аттестатлы булса да, математикадан (профиль дәрәҗәсендә) - 3, химиядән - 1, җәмгыять белеменнән 6 укучы минималь балларны җыя алмаган. Күтәмә, Ивашкино, кадетлар мәктәп-интернатында, икенче Чирмешән урта мәктәбендә белем алган бу укучылар әлеге фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнарын кабат киләсе елда гына тапшыра ала.

Төп дәүләт имтиханнарында математикадан чикне-порогны уза алмаган 46 тугызынчы класс укучысы кабат сынау тоткан, сайлап алынган фәннәрдән тиешле баллар җыя алмаган 29 укучы да яңадан имтихан тапшырган. Аларның нәтиҗәләре якын көннәрдә билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined