Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы эчендәге автобус маршрутлары яңартылды

Яңа ел башыннан районыбызның кайбер авылларына маршрут автобуслары янә йөри башлады. Транспорт чыгымнарын каплауга, район булышлыгы белән, авыл җирлекләре дә үз бюджетларыннан өлеш чыгара. Башка авыл җирлекләрендә түләүләр белән бәйле проблемалар булганлыктан, район эчендә узган ел Чирмешән автовокзалыннан бары Андреевка юнәлешендә генә маршрут автобусының йөрүе өзелмәде. Бу "маршрутка"да Шешминкадан йөрүчеләргә,...

Яңа ел башыннан районыбызның кайбер авылларына маршрут автобуслары янә йөри башлады. Транспорт чыгымнарын каплауга, район булышлыгы белән, авыл җирлекләре дә үз бюджетларыннан өлеш чыгара.

Башка авыл җирлекләрендә түләүләр белән бәйле проблемалар булганлыктан, район эчендә узган ел Чирмешән автовокзалыннан бары Андреевка юнәлешендә генә маршрут автобусының йөрүе өзелмәде. Бу "маршрутка"да Шешминкадан йөрүчеләргә, чамалау өчен генә әйтик, бер якка бару 40 сумга төшә. Район автотранспорт предприятиесендә әйтүләренчә, авылларга йөрүче маршрут автобусларының билет бәяләре, имеш, үз-үзен акламый, автобусларга уртача 10-12 пассажир гына утыра икән. Йөртүчегә файда юк, ә автобус халыкка барыбер кирәк, бигрәк тә карт-коры район үзәгенә йомышы төшсә, мең бәягә такси чакыртырга мәҗбүр. Авыл җыеннарында халык бу проблемаларны кабат кузгатканнан соң, тотылган чыгымнарны күтәрешергә район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да вәгъдә иткән. Инде быел авылларга йөрүче автобус маршрутлары артты. Хәзер Чирмешәннән Лашманга һәр көнне иртән автобус йөри, ул Әмиргә дә керә. Урманасты Үтәмешкә автобус чәршәмбе көнне ике тапкыр - иртән һәм төш вакытында барып кайта. Шешминка ягындагы авылларга район үзәгеннән маршрут автобусы дүшәмбе, җомга көннәрне иртән һәм төш тирәсендә йөри. Искекотышлылар өчен маршрутны пәнҗешәмбе көнгә куйганнар. Шулай ук, көненә ике тапкыр. Ә Бәркәтәгә Чирмешәннән автобус сишәмбе көнне йөри. Ул якка "маршрутка" район үзәгеннән иртүк китә, төштән соң мондагы авылларны тагын бер әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан автобусы маршрут автовокзал