Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән егетләре армиягә барудан курыкмый

1 апрельдән Россиядә армиягә язгы чакырылыш башланды. Бу юлы районнан 30дан артыграк егет хезмәткә озатылачак. -50ләп егет хәрби врачлык комиссиясе үтте. Күбесе армия хезмәтенә яраклы дип табылды, - ди ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин. Бу чакырылыш кампаниясендә яңалыклар да бар - һәр никрутка шәхси электрон карта биреләчәк....

1 апрельдән Россиядә армиягә язгы чакырылыш башланды. Бу юлы районнан 30дан артыграк егет хезмәткә озатылачак.

-50ләп егет хәрби врачлык комиссиясе үтте. Күбесе армия хезмәтенә яраклы дип табылды, - ди ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин.
Бу чакырылыш кампаниясендә яңалыклар да бар - һәр никрутка шәхси электрон карта биреләчәк. Гади банк карточкасына охшаган карта элек егетләр армия хезмәтенә алып киткән бер кочак кәгазьне (медицина картасы, автомобиль йөртү таныклыгы, фотолар һәм башкалар) алмаштырачак.
Солдатка китүче егетләргә гигиена әсбаплары таратылачак, медицина тикшерүе дә җентекләбрәк үткәрелә.
Районнан беренче төркем никрутлар 9 майдан соң армиягә китәчәк.
-Бүген 75 якташыбыз илебезнең төрле төбәкләрендә үзләренең хәрби бурычын үти. Күбесе турында мактау сүзләре генә ишетәбез. Әйтик, Севастопольдә хәрби - диңгез флотында хезмәт итүче Чирмешән егете Сергей Воронцов та шундыйлардан.
Үткән язда китүчеләр инде якыннары белән очрашу көннәрен саный,- ди Дмитрий Палаткин.- Без авыл җирлекләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Җирлекләр башлыклары егетләргә тиешле хәбәрне җиткерәләр һәм район үзәгенә килү өчен транспорт белән тәэмин итәләр. Бу яктан, аеруча Шешминка һәм Ивашкино авыл җирлекләрен мактап үтәсе килә.
18 апрельдә районда "Никрутлар көне" үтәчәк. Бу чарада егетләребез үзләренең спорттагы осталыкларын, көчләрен күрсәтәчәк.
Безнең районда армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр юк. Ә андыйларга законнар кырыс, гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына тарту, 200 мең сумга кадәр штраф салу яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.
Агымдагы елның 1 январеннән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертелде. Быелдан башлап, нигезсез сәбәпләр аркасында армиягә бармый калган ир-егетләр мондый хезмәт урыннары турында хыяллана да алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X