Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән больницасында кырыкка якын кеше ОРВИдан дәваланган

Кыш җитү белән халык ешрак авырый башлый. Күп очракта диагноз бер - ОРВИ. Шуңа да көннәр суыткач, халык салкын тидерүдән, грипптан саклану чараларын күрә. Бу авыруларны якын китермәү максатыннан, һәркемнең үз ысуллары бар, берәү даруханәгә йөгерә, башкасы халык медицинасына өстенлек бирә. Райондашлар грипптан, салкын тидерүдән ничек саклана икән? Бүгенге сорашу...

Кыш җитү белән халык ешрак авырый башлый. Күп очракта диагноз бер - ОРВИ. Шуңа да көннәр суыткач, халык салкын тидерүдән, грипптан саклану чараларын күрә.

Бу авыруларны якын китермәү максатыннан, һәркемнең үз ысуллары бар, берәү даруханәгә йөгерә, башкасы халык медицинасына өстенлек бирә. Райондашлар грипптан, салкын тидерүдән ничек саклана икән? Бүгенге сорашу шул хакта.
Гөлназ Мөхсинова (Югары Кәминкә): - Салкын тимәсен дисәң, иммунитетны ныгытырга кирәк. Моның өчен без күбрәк халык ысулларын кулланабыз, мәтрүшкәле, лимонлы чәй эчәбез. Җәен суыткычта туңдырган җиләк-җимешләрдән компотлар, морслар ясап эчәбез.
Эльмира Шириязданова (Чирмешән): - Минемчә, организм нык, чыныккан булса, салкын тими. Мәсәлән, минем ике кызым да Боз сараенда хоккей секциясендә шөгыльләнәләр. Аллага шөкер, аларның авырганнары юк. Без бассейнга да еш йөрибез. Балаларны яшьтән үк чыныктырсаң, алар салкынга бирешмиләр.
Лидия Квакова (Әккәрәй): - Ирем Миша инде ничә ел көн саен иртә-кич салкын су белән коена. Кыш көне дә яланаяк карга чыгып басып, өстенә краннан агызган суны коя. Аның, күз тимәсен, беркайчан да чирләгәне булмады.
Мәдинә Галимова (Чирмешән): - Салкын тигәнен сизә башласам ингаляция ясыйм - бәрәңге буын сулыйм. Бу гына булышмаса, даруларга күчәм.
Район үзәк больницасы терапевты Әлфия Мөхетдинова да бу уңайдан үз киңәшләрен бирде:
-Һава температурасы түбәнәйгәч, салкын тиеп, безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Бу авыруларны булдырмас өчен һава торышына карап киенергә, халык күп булган урыннарда йөрмәскә һәм С витамины кабул итәргә кирәк. Ә инде авыруны йоктырган очракта тән температурасы 38 һәм югарырак булса, температураны төшерүче; томау булса, тамырларны тарайта торган препаратлар кулланырга. Борын юлларына оксолиновая мазь сөртергә ярый. Билгеле, кичекмәстән табибка күренергә.
Әлегә район үзәк больницасында грипп очрагы теркәлмәгән. 1 ноябрьдән бүгенге көнгә кадәр 34 кеше ОРВИ диагнозы белән стационарда дәваланган, 133 кеше поликлиникага мөрәҗәгать иткән. Соңгы вакытта бу авыру белән табибларга көн саен уртача 20-22 кеше, күпчелек балалар, мөрәҗәгать итә.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined больница