Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурлар малга кызыга

2011нче елда район территориясендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән мал урлауның 19 очрагы теркәлде (2010нчы елда - 17). Әлеге фактлар буенча кузгатылган җинаять эшләреннән күренгәнчә, нигездә, урлашу очраклары бер үк хуҗалыкларда кабатлана. Әйтик, соңгы өч елда гына да җаваплылыгы чикләнгән "Шушма" җәмгыятенең товарлыклы - сөтчелек фермасыннан 12 баш мөгезле эре терлек урланган,...

2011нче елда район территориясендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән мал урлауның 19 очрагы теркәлде (2010нчы елда - 17).


Әлеге фактлар буенча кузгатылган җинаять эшләреннән күренгәнчә, нигездә, урлашу очраклары бер үк хуҗалыкларда кабатлана. Әйтик, соңгы өч елда гына да җаваплылыгы чикләнгән "Шушма" җәмгыятенең товарлыклы - сөтчелек фермасыннан 12 баш мөгезле эре терлек урланган, 231 мең 340 сумлык матди зыян китерелгән. Бу җинаятьләрнең дүртесе ачылды.

Былтыр "Кади" җәмгыятендә дә маллар урлау фактлары булды. 23 августта хуҗалык фермасыннан өч баш ат (120 мең сумлык), ә 18 октябрь төнендә ике баш мөгезле эре терлек (80 мең сумлык) "юкка чыкты". Кызганычка каршы, бу ике җинаять тә ачылмады.

"Алга" хуҗалыгында да бурлар ел дәвамында өч тапкыр фермаларда булып, җиде баш терлек урлыйлар.
Шулай ук, "Кара Чишмә", "Уңдырышлылык", "Лашман - Агро" җәмгыятьләрендә дә терлек югалу фактлары булды.

Бу җинаятьләрнең төп сәбәбе - фермаларда сак булмау. Кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре әлеге проблемага җаваплы карамыйлар. Урлашу очраклары кабатланса да, чаралар күрмиләр. Каравылчыга акча кызганып, меңләгән сум акча югалталар. Берише фермаларда каравылчылар булган очракта да, ул эш урынына килмәскә дә, яисә, килеп йокларга гына мөмкин.

Хуҗалыкларда терлек урлауга юл куймас өчен товарлыклы - сөтчелек фермаларында сак хезмәте югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш.

Наил Мостафин,
"Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы, полиция подполковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X