Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтәлеләргә дә буаз тана 30 мең сумга гына төшәчәк

Быел Бәркәтәгә Кара Чишмә һәм Югары Кармалка ягыннан алып керүче олы юлның 15 километрлап өлешенә, аслыгын ныгытып, асфальт җәяргә өметләндерәләр. Моңа нефтьчеләр акча бүлергә ышандырганнар. Бу план, теләк тормышка ашар төсле. Әлеге юллар нык таушалган, хәрәкәт өчен куркыныч, капиталь ремонтка мохтаҗ, чокыр-чакырны кар да тигезли алмаган. Авыл эчендә Тукай урамы...

Быел Бәркәтәгә Кара Чишмә һәм Югары Кармалка ягыннан алып керүче олы юлның 15 километрлап өлешенә, аслыгын ныгытып, асфальт җәяргә өметләндерәләр. Моңа нефтьчеләр акча бүлергә ышандырганнар.

Бу план, теләк тормышка ашар төсле. Әлеге юллар нык таушалган, хәрәкәт өчен куркыныч, капиталь ремонтка мохтаҗ, чокыр-чакырны кар да тигезли алмаган.
Авыл эчендә Тукай урамы юлына 3 километр арада вак таш түшәү дә вәгъдә генә булып калмас кебек.
Бәркәтә авыл җирлегенең шушы көннәрдә узган җыенында башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Әйтик, зиратларны тәртипкә китерәсе, карт агачларны кисеп аласы бар. Элеккеге тракторчы Минвәли абый Садретдинов бу эшкә үзсалым акчаларын да кулланып булмасмы ди. Җирлек башлыгы Гөлфәния Гайнанова нәкъ шулай итәргә җыенуларын белдерде, ул акчаларны тизрәк җыярга өндәде, бер уңайдан 2016нчы елда нәкъ менә зиратларны тәртипкә китерүдә иң актив катнашучыларга рәхмәт белдерде.
-Былтыр читтә яшәүче якташлар һәм авылдашлар көче белән мәчетебезнең манарасын чыдам калай белән тышладык, нигезне дә җылыттык, томаладык. Кирәк-ярак куярга урыныбыз да бар, - ди Минвәли Садретдинов.
Кайберәүләр бу изге эшкә 100әр, 30ар мең сум акча биргән. Ходай байлыкларын ишәйтсен, саулыктан аермасын.
Мәктәп котельныенда зур ремонт бара, бөтенесен яңарталар икән. Җирлек Советы урнашкан кабинетларга да яхшы ремонт ясаганнар. Ел да шулай нәрсәдер эшләнә.
-Район буенча да төзелешләр күп, дистәләп бина капиталь ремонтлана, - диде мунициапаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Минһаҗев. - Бу эшләрдә нефтьчеләр дә нык булыша.
Җыен булгач, халык проблемаларны да искә төшерде. Бәркәтәнең югары очында почта тарату соңга кала икән, авылга газчы да кирәк. Кайберәүләр, тиеш булсалар да, үзсалым акчасын түләргә ашыкмый.
Бүгенге зур чара үткән авыл мәдәният йорты бинасында салкын, чөнки җылыту системасын яңарта алмаганнар. Аңа капиталь ремонт вакытында средстволар җитмәгән. Бинага керү ишекләре җылы тотмый, түбәнең бер өлешеннән су үтә. -Бәлки, мөмкинлек табып, бу эшләрне быел ук башкарырбыз, - диде Илнар Минһаҗев.
"Әгәр тана алсам, миңа яки башка кемгәдер 25 мең сум акча кире кайтарыла дисез. Чынлап та шулаймы?" Пенсионер Салихҗан Бикбовның бу соравына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин түбәндәгечә җавап бирде: "Әйе, шулай. Тик берничә шарт белән. Тана күмәк хуҗалыктан алынырга, акча күчерү юлы белән түләнергә, моңа документ булырга тиеш".
Идарә җитәкчесе авыл халкына ярдәм итүче башка программалар турында да аңлатма бирде. "Былтыр Казанга һәм Яр Чаллыга, ярминкәгә үз товарларын алып барып сату иткән ике эшкуарга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша 75 мең сум акча биреп, юл чыгымнарын - ягулык бәясен капладык", - диде ул. -Байтак кеше субсидия алды. Сыер, кәҗә асраучыларга да бер башка 3әр, 1әр мең сум акча бирделәр (монысына бәркәтәлеләргә генә дә республикадан 215 мең сум акча бүленгән).
Быел Бәркәтәдә дә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда килеш җыярга җыеналар. Бу эшкә алыначак оешма вәкиленә сораулар күп булды. Яңача эшләүгә шикләнеп караучылар бар. Аннары килештеләр: башлап карыйк, күрербез...
Бу авыл урамнарындагы машина, трактор, техникага әрҗәләр, кайдан, ничек алып кайтканнардыр, рәт-рәт тезелгән диярлек. Кайсылары айлар буе кузгалмый да бугай. Аларга да күз төшә. Сүз уңаеннан, Бәркәтәдә кар чистартырга, чүп үләннәрен чабарга үз тракторлары - грантка откан МТЗлары бар.
...Узган елда Бәркәтәдә нибары 2 бала туган. 325 йортның 42се буш, кайбер йортларның җәй айларында гына ишекләре ачыла. Авылдагы 723 кешенең 262се - пенсионерлар.
Сыер асраучылар азайган. Кызганыч, бу хәл башка кайбер авылларга да хас: яшьләр читкә китә, демография күрсәткечләре сөендерми, үлем-китем очраклары күп. Болай барса, тагын 20-30 елдан нәрсә булыр, уйларга да биреләсе килми, сискәндерә...
Җыеннан фотолар: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/12868-bәrkәtәdә-halyik-җyienyi-үtte-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә Бәркәтә фотографии җыен