Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе призлар уйнатты

“Безнең Чирмешән” газетасына язылучылар арасында уйнатылган төп приз – 10 баш тавык Чирмешәндә яшәүче Гөлүзә Фәртдиновага насыйп булды.

Рөстәм Габидуллин (Чирмешән) – бөртек ваклагыч, Надежда Аливанова (Чирмешән) – дрель-шөреп боргыч, Искәндәр Заһитов (Чирмешән) - кварцлы җылыткыч, Мәдинә Кашапова (Чирмешән) – чәй сервизы, Раиса Ефимова (Әккәрәй) – электр чәйнеге, Минабетдин Сәйфетдинов (Югары Кармалка) һәм Евгения Малешина (Чирмешән) – чәшкеләр җыелмасы, Леонид Кобылин (Казанка) һәм Сәрмәдия Мостафина (Түбән Кәминкә) - агачтан эшләнгән кәнфит савыты, Ландыш Шәйхуллина (Керкәле) – тәлинкәләр җыелмасы, Зәрига Мортазина (Түбән Чегодай)  чәйнек оттылар. Котлыйбыз! Акциядә катнашкан, 2022 елның икенче яртысында да безнең газетаны алдыручы якташларыбызның барысына да рәхмәт.

Әлеге якташларыбыз откан бүләкләрен редакциягә кереп алсыннар иде.

Редакция призлар алуда булышкан юмарт иганәчеләргә: Илдус Гыйләҗевка (“Электр инструментлары һәм беркеткечләр” кибете), Зәкәрия Гайфетдиновка (“Электр инструментлары” кибете), Иске Котыштагы кошчылык фермасы хуҗаларына – Габшакировларга, Булат Латыйповка (“Булгар” сәүдә йорты), Фәрхад Мортазинга (“Щит” төзелеш оешмасы), муниципаль район башкарма комитетына, шәхси эшмәкәр Айгөл Минебаевага, район инвалидлар җәмгыятенә (Мәдинә Талиповага) зур рәхмәт ирештерә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Илсөяр Гайнетдинова видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев