Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Берсен дә истән чыгармыйк

​​​​​​​Иске Сережкино авылыннан Бөек Ватан сугышына 117 кеше киткән.

Аларның бары 61е генә әйләнеп кайта алган. 56 авылдашыбыз яу кырларында мәңгелеккә ятып калган, госпитальләрдә, немец-фашист концлагерьларында җан биргәннәр. 56 якташыбызның 34 се бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Алар кайда күмелгәннәр, кайда һәлак булганнар – мәгълүм түгел.

Якыннарының кайтуын әниләре, хатыннары, балалары ничә еллар көттеләр. Билгесезлектән дә начары юк. Бары 22 искесережкинолының кайда үлүе һәм җирләнүе хакында мәгълүмат бар.

Иске Сережкинода туып үскән 34 кеше фронтта каты авырганнар һәм яраланганнар. Аларның җидесенең госпитальләрдә йөрәкләре тибүдән туктаган яки дәваланып чыкканнан соң сугыштагы бәрелешләрдә гомерләре өзелгән. Августин Корнилов алган яраларыннан өендә үлде. Иван Илюхин исә Җиңүнең бер еллыгына кадәр дә яши алмады. Кайтучылар, инвалид, яралы булуларына карамастан, төрле өлкәләрдә хезмәт куйдылар, гаилә кордылар, балалар үстерделәр...

Сугыш һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт алып килде. Бүгенге буынның бурычы – Ватанны саклаучыларның берсен дә истән чыгармау.

Евгений ИЛЮХИН.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев