Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Берләшергә кирәк

Безнең районда кырыклап крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларның барысын да уртак проблема борчый - җитештерелгән продукцияне урнаштыру кыен. Шулар һәм башка хэл итәсе мәсьәләләр турында сөйләшү өчен, шушы көннәрдә алар бергә җыелды. Проблемалары күп булса да, фермерларга оешканлык җитми. Бу очрашуда да алты фермер гына катнашты. -Сезгә берләшергә кирәк, үзегезгә аерым...

Безнең районда кырыклап крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларның барысын да уртак проблема борчый - җитештерелгән продукцияне урнаштыру кыен. Шулар һәм башка хэл итәсе мәсьәләләр турында сөйләшү өчен, шушы көннәрдә алар бергә җыелды.


Проблемалары күп булса да, фермерларга оешканлык җитми. Бу очрашуда да алты фермер гына катнашты.

-Сезгә берләшергә кирәк, үзегезгә аерым кооператив төзеп, үз бухгалтерыгыз һәм юристыгыз булса, кәгазь эшләрегез күпкә җиңеләячәк,- дип киңәш итте аларга ТР Көнъяк-көнчыгышсәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов. -Сезгә үзара килешергә һәм бер-берегезгә ышанырга кирәк. Җитештергән продукциягезне эшкәртеп сатканда ул күбрәк табыш китерәчәк.

Безнең районда фермерларның күпчелеге ит һәм сөт җитештерә. Районда аларның чималын эшкәртүче булып, фермерлар арадашчысыз гына үз товарларын сата алсалар да керемнәрне күбрәк алырлар иде.

"Сарман-ит" оешмасы директоры, 20 еллык эшмәкәрлек стажы булган Илдар Зәйнуллин мастер-класс үткәрде дисәк тә була. Ул сәүдә базарына керү юлларын һәм серләрен дә әйтеп үтте.

-Әгәр эшмәкәрлеккә керешүегез җитди икән , ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да ярдәм итә, - диде ул. - Эштә, аеруча аны башлаганда, кыенлыклар була, ә берләшеп, уртак фикергә килеп көч куйганда аларны ансат җиңәргә мөмкин.

Берничә атнадан эшмәкәрләр тагын очрашырга сүз куештылар. Мондый очрашуларны сәүдә-промышленность палатасы департаментының Чирмешән районы буенча вәкиле Фәрхать Мортазин оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined эшмәкәрлек