Бәркәтәдәге “Әйдә” лагерена Новосибирскидан, Мәскәүдән үк кайтканнар
Бәркәтәдә “Әйдә” проектының дүртенче сезоны үз ишекләрен ачты. Быел биредә 5тән 14 яшькәчә 85 бала ял итә.
Гадәттәгечә, беренче көн проект белән, әйдаманнар белән танышудан, тантаналы ачылыштан, аниматорлар программасыннан башланды.
-Проектның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел безнең лагерьда, республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан тыш, Оренбургтан, Мәскәүдән, Пензадан, хәтта Новосибирскидан кайткан балалар да бар. Әлбәттә, төп шарт – аларның әти-әниләре чыгышлары белән Бәркәтә авылыннан, бу балалар җәйгегә авылга әби-бабаларына кунакка кайталар, - диде проектның җитәкчесе Альмир Жораев. - Быел монда балалар саны рекордлы, беренче еллар белән чагыштырганда ике тапкырга күбәйде. Алар 2 атна, 30 июньгә кадәр, ялларын кызыклы итеп үткәрәчәк. Малайлар һәм кызлар монда сәгать 9га килеп, 13 сәгатькә кадәр була.
Проектны ачу тантанасаында катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов балаларны һәм аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын бәйрәм белән котлап, малайларга һәм кызларга ялларын күңелле һәм бәла-казасыз үткәрүләрен теләде.
Чараның махсус кунагы – танылган җырчы Рифат Зарипов бәйрәмне үзенең дәртле җырлары белән тагын да бизәп җибәрде.
Быелгы сезонда ял итүчеләр өчен киемнәр әзерләгәндә кызгылт сары төстә тукталганнар. Балаларның панамкалары, галстуклары, бейджиклары шундый төстә, махсус футболкаларында һәм шоперларында “Әйдә” логотибы төшерелгән.
-2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан быел безнең лагерьнең дә һәр көне районыбыз территориясендә яшәүче аерым милләткә багышлана. Төрле халык вәкилләре безгә килеп мастер-класслар, кызыклы чаралар үткәрәчәк, - дип өстәде Альмир Андреевич. – Шулай ук холи буяулары фестивале, күбекле шоу, шәһәргә баруны да планлаштырабыз. Аерым бер көнне, елдагыча, ата-аналарны, әби-бабайларны да чакырып гаилә Сабан туе үткәрәчәкбез.
Проектны гамәлгә ашыруга өлеш керткән ата-аналар һәм балалар ачу тантанасында Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Амира Тәхәүтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев