Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтәдә буш йортлар саны 200гә җиткән

Бәркәтә авылында 417 йорт исәпләнә, шуларның 225сендә генә даими рәвештә кеше яши, тагын 95 өйне дача сыйфатында кулланалар, аларның хуҗалары яз –җәй кайтып йөриләр, кышка бикләп китәләр, калган тагын 96 йорт – авыл җирлеге башлыгының бүген иң зур проблемасы.

- Яз җитү белән авыл халкы әйткәнне көтмичә йорт тирәләрен җыештырырга кереште. Бюджет оешмалары да өмәләр оештырып, территорияләрен тәртипкә китерделәр, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. – Башка авыл җирлекләрендәге кебек, бездә дә буш йортлар проблемасы бар. Кайберләренең хуҗалары булса да, алар кайтып өй тирәләрен дә чистартмыйлар, салымнарын да түләмиләр.

Административ комиссия белән берлектә Бәркәтәгә барган көнне монда чүп җыю машинасы да килгән иде. Авыл халкы чүп-чарны капчыкларга төяп, юл кырыена чыгарып куйганнар. Кайбер капчыклар янында бәйләп куйган чыбык-чабакка игътибар иттем.

- Агач, куак  ботакларын шулай ваклап, бәйләп куйгач, чүп җыючылар аларны калдырмыйлар, алып китәләр, - диде Ринат Мәхмүт улы.

Шәрига апа Сәгыйрова да йортыннан чүп төягән капчыгын алып чыгышы иде.

- Һәр чәршәмбе көнне менә шулай чүпне чыгарып куябыз, аны машинасы белән алып китәләр. Кая илтим икән дип, аптырап йөрисе түгел. Бик рәхәт, - диде ул.

Минсәгыйт абый Мөхәмәтҗановның өе тыкрык кырыенда. Бер яктан уңай – күрше юк, иркен, икенче яктан - син ул территория өчен җаваплы кебек. Минсәгыйт абый тарткалашып тормаган, буйдан-буйга тыкрыкны җыештырып чыккан, ләкин бер трактор арбасы җыелган чүп-чарны кая илтергә белмичә аптырап тора.

- Яндырырга ярамый. Авылда полигон юк, аны яптырдылар. Бу кадәр чүпне капчыкларга да төяп бетереп булмый бит, - дип сабыр гына зарын белдерде ул.

Гомумән алганда, Бәркәтә урамнары чиста. Моны административ комиссия секретаре Рәмилә Рахматуллина да билгеләп узды. Дөрес, кайбер бәркәтәлеләргә кисәтү ясарга туры килде. Берәүләр урам якта су кранын алмаштырырга дип, чокыр казыганнар, аны яхшылап япмаганнар. Мондый җавапсызлык бәла-казага да китерергә  мөмкин. Рәмилә Мәүлет кызы бу хакта хуҗаларга аңлатырга тырышты, алар бүген үк чокырны капларга вәгъдә бирделәр. Тагын бераз җыештырасы урыннар бар әле, һаман да шул буш йортлар авыл урамнарын ямьсезләп тора. Юллар да нык ватылган Бәркәтә урамнарында.

Наҗия апа Сәгыйрова өй тирәсен ялт иттергән. Ул да, форсаттан файдаланып, атна саен чүп җыеп китүче оешмага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Без бит инде хәзер олы яшьтә, шулай да йорт булгач, чүбе дә бар. Аны йорт каршыннан алып китәләр, бик уңай. Куркып торасы юк. Менә шулай чүп җыя башлаганнан бирле, авылыбыз бик чистарды, - диде ул.

Шул ук көнне Туймәткә дә бардык. Биредә дә өмәләр үткәргәннәр, халык та май бәйрәмнәрен көтеп тормаган, җыештырганнар. Монда да вак-төяк кисәтүләр генә булды.

- Соңгы елларда районыбызның торак пунктлары йөзе нык үзгәрде. Авыл халкы чисталыкка өйрәнеп килә. Хәзер инде урамга чүп-чар ташлаучыны күрмисең. Шушы көннәрдә генә Яңа һәм Иске Элмәле авылларына бардык. Былтыргы белән чагыштырып та булмый, ике авыл урамнарында да чисталык хөкем итә. Югары Кәминкә белән Керкәле авылы халкына да дәгъва юк. Югары Кәминкә авыл җирлегендә су буйларына игътибар арткан. Яр буйларын матур итеп җыештырганнар. Түбән Кәминкәдә кайберәүләргә  кисәтү ясаган идек, җитешсезлекләрне икенче көнне үк төзәткәннәр, ә менә Кара Чишмәдә эшлиселәр бар әле, - диде Рәмилә Рахматуллина.

автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев