Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аз булса да, ярдәм бар

Район социаль яклау бүлеге авыр тормыш хәлендә калган, аз керемле пенсионерларга, инвалидларга, балаларга ел дәвамында матди ярдәм күрсәтә. Агымдагы елда бүлек 169 кешегә ярдәм иткән, декабрьдә тагын 7 райондашыбыз булышлык тоячак. Ел дәвамында матди ярдәм күрсәтүгә 492 мең 960 сум акча бүлеп бирелгән. -Материаль ярдәмгә мохтаҗ кеше безгә килеп гариза...

Район социаль яклау бүлеге авыр тормыш хәлендә калган, аз керемле пенсионерларга, инвалидларга, балаларга ел дәвамында матди ярдәм күрсәтә.


Агымдагы елда бүлек 169 кешегә ярдәм иткән, декабрьдә тагын 7 райондашыбыз булышлык тоячак.

Ел дәвамында матди ярдәм күрсәтүгә 492 мең 960 сум акча бүлеп бирелгән.

-Материаль ярдәмгә мохтаҗ кеше безгә килеп гариза яза, аны тикшергәннән соң, тиеш булса, билгеле бер күләмдә ярдәм билгелибез,- ди социаль яклау бүлеге консультанты Елена Кочина. - Гариза бер ай эчендә канәгатьләндерелә. Мондый ярдәм елга бер тапкыр гына бирелә.

Һәм тагын. Быел 11 инвалид-пенсионерга 32 мең 500 сумлык матди ярдәм күрсәтелгән. Кемнәрнең чыгымнары керемнәреннән дә күбрәк, кемнәргәдер дәвалану өчен зур суммада акча кирәккән. Бүлек тиешле сумманы бирә алмаса да, аңа бераз ярдәм итә. Ялгыз яшәүче, аз керемле инвалидка исә, өен ягып җылыту өчен, утын сатып алырга акча биргәннәр.

Социаль яклау бүлеге инвалидларга гына түгел, июль аенда гына да аз керемле гаиләдә яшәүче укучыларга (42 кешегә) мәктәпкә җыену өчен ярдәм күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined