Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автойөреш Чирмешән аша да узды

Инвалидлар катнашында республика буенча оештырылган автомобильләр йөрешендә катнашучылар быел да Чирмешәндә тукталдылар. -Без 1 июль көнне Менделеевск шәһәреннән чыгып киттек. Минзәлә, Мөслим, Сарман, Лениногорск районнарында булдык, - ди автойөрешнең җитәкчесе, Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина. - Безнең төп максат - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Кунаклар машиналарда Чирмешән урамнарын йөреп чыктылар,...

Инвалидлар катнашында республика буенча оештырылган автомобильләр йөрешендә катнашучылар быел да Чирмешәндә тукталдылар.

-Без 1 июль көнне Менделеевск шәһәреннән чыгып киттек. Минзәлә, Мөслим, Сарман, Лениногорск районнарында булдык, - ди автойөрешнең җитәкчесе, Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина. - Безнең төп максат - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Кунаклар машиналарда Чирмешән урамнарын йөреп чыктылар, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында да тукталдылар, биредә яшәүчеләрнең тормышлары белән кызыксындылар.
Яшьләр мәйданчыгында чирмешәнлеләр белән узган очрашу вакытында физик мөмкинлекләре чикле спортчылар нигездә үзләре турында сөйләделәр. Бу сәфәрдә катнашучы һәр кешенең язмышы үзенчәлекле, аларның уңышлары сәламәт кешене дә көнләштерерлек. Сәхнә түренә куелган кубоклар, медальләр, Дипломнар, грамоталар да физик проблемалары булган булган кешеләрнең ирешкән нәтиҗәләрен күрсәтә.
Татарстан инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте 1994 елны оешкан һәм бүген меңнән артык кешене берләштерә. Җәмгыять ел саен инвалидлар арасында берничә спорт төре буенча чемпионатлар уздыра. Иң яхшы спортчылар Россия бәйгеләрендә республика данын яклыйлар.
Автомобильләр йөрешендә катнашучылар арасында данлыклы спортчы, чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова да бар.
-50 ел элек авариядән соң өч яшемдә ике аякның да тездән аскы өлешләрен кисеп алдылар, - ди Ирина Васильевна. - Минем өчен спорт яшәү мәгънәсенә әверелде. Теннис, йөзү, армреслинг белән дә шөгыльләндем. Соңгы 15 елда чаңгыда йөрим. Спорт ярышларында катнашу миңа дөнья күрергә мөмкинлек бирә. Кешеләр белән аралашасың, яңа дуслар табасың.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр актив тормыш алып баралар. Спорт белән генә чикләнмиләр, араларында бик матур итеп җыр башкаручылар да бар икән.
Кич белән кунакларыбыз Актаныштан килгән "Агыйдел" коллективының чыгышын карадылар.
Бездә кунып, спортчылар Аксубайга юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан