Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ашыга торган вакыт

"Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә көн саен ун агрегат кырга кузгала. Монда 475 гектарда күпьеллык үләннәр, 1050 гектарда уҗым культуралары минераль сый алган да, бу эш төгәлләнгән. 1710 гектарда (44 процент) дым каплатканнар. 450 гектарда арпа чәчкәннәр. "Камалов Р.Ә.", "Сөлчә", "Үтәмеш", "Серендеев Н.И." җәмгыятьләрендә дә кыр эшләре югары темп ала бара....

"Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә көн саен ун агрегат кырга кузгала. Монда 475 гектарда күпьеллык үләннәр, 1050 гектарда уҗым культуралары минераль сый алган да, бу эш төгәлләнгән.

1710 гектарда (44 процент) дым каплатканнар. 450 гектарда арпа чәчкәннәр.
"Камалов Р.Ә.", "Сөлчә", "Үтәмеш", "Серендеев Н.И." җәмгыятьләрендә дә кыр эшләре югары темп ала бара.
Бүген игенчеләргә эш фронты бар: күпьеллык үләннәр участокларына ашлама кертүне, көздән сөрелгән җирләрдә дым каплатуны ашыктыру, иртә культураларны дымлы туфракка салып өлгерү сорала.
Кайбер хуҗалыкларда әле һаман бер трактор да кырга чыкмаган ("Югары Кәминкә", "Туймәт"). Дөрес, участокларның кибеп өлгермәгәннәре дә бар, әмма күпьеллык үләннәр участокларында минераль ашлама кертүгә, тырмалауга берни комачауламый.
Бүген өске катламында тузан чыгучы урыннарда, сайлап булса да, эшкә керешү, чирканчык алу артык түгел. Көйләнә-көйләнә дә күпме вакыт югала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан АГРО