Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Законсыз “сәүдәгәрләрне” – җаваплылыкка

2011 елның үткән унбер аенда район территориясендә ялган аракы сатуның 26 факты ачыкланды. Чирмешәндә легаль булмаган рәвештә спиртлы эчемлекләр сату белән якташларыбыз гына түгел, ә күрше Самара өлкәсендә яшәүчеләр дә шөгыльләнә. Әйтик, үткән чорда шундый өч факт теркәлде. Әмма, кызганычка каршы, районыбызның һәр авылында да диярлек аракы сатып акча эшләүчеләр...

2011 елның үткән унбер аенда район территориясендә ялган аракы сатуның 26 факты ачыкланды.


Чирмешәндә легаль булмаган рәвештә спиртлы эчемлекләр сату белән якташларыбыз гына түгел, ә күрше Самара өлкәсендә яшәүчеләр дә шөгыльләнә. Әйтик, үткән чорда шундый өч факт теркәлде.

Әмма, кызганычка каршы, районыбызның һәр авылында да диярлек аракы сатып акча эшләүчеләр бар.

Мәсәлән, Иске Элмәле, Кече Чегодай, Түбән Кармалка, Иске Үтәмеш, Иске Котыш, Түбән Кәминкә, Утыз Имән, Яңа Элмәле, Урманасты Үтәмеш һәм Чирмешән авылларында суррогат аракы сатучы законсыз "сәүдә нокталары" ачыкланды. Җиде кешегә карата җинаять эше кузгатылды, калганнар әлегә административ җаваплылыкка тартылдылар.

Гөлчәчәк МИСБАХОВА,
участок
уполномоченные.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән кеше һәм закон

2
X